Авыл 1926 елда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Оешкан көненнән ТАССРның Алабуга кантоны Салагыш волостенда. 1928 елның 10 декабреннән – Әгерҗе, 1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Шаршады авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Авылда оештырылган “Кызыл Йолдыз” колхозы 1969 елда “Дружба” колхозы белән берләштерелә.

Хәзерге вакытта халкы күбесенчә “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1926 елда – 64,
1938 елда – 100,
1949 елда – 115,
1958 елда –167,
1970 елда – 147,
1989 елда – 96,
2002 елда – 83,
2010 елда – 82,
2015 елда – 85 кеше (татарлар).