Биографиясе

1940 елның 9 июне, Оренбург өлкәсенең Абдулин районы Чаганлы авылы —  1996 елның 8 июне, Казан.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1963), шунда ук эшли, икътисад факультеты деканы (1978–1983), ректор (1985 елдан) һәм бер үк вакытта авыл хуҗалыгында җитештерү белән идарә итү кафедрасы мөдире.

1990 елдан ТР Югары уку йортлары ректорлары советы рәисе һәм РФнең ректорлар берлеге әгъзасы. Шабаев институтның матди-техник базасы үсешенә, уку процессын камилләштерүгә, фән белән җитештерүнең бәйләнешен ныгытуга зур игътибар бирә.

Төп фәнни хезмәтләре агросәнәгать комплексында идарә итү, игенчелекнең интенсивлыгын, үсемлекчелек тармакларының, аерым алганда, бәрәңге үстерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләренә багышлана.

ТАССР, КАМАЗ һәм АлАЗның шәһәр тирәсендәге авыл хуҗалыгы зоналарында авыл хуҗалыгы белән идарә итү системасын эшләүдә катнаша.

Хезмәтләре       

Интенсификация земледелия в колхозах Татарии: уровень, эффективность, ускорение. К., 1986 (автордаш); 

Наш второй хлеб. К., 1989 (автордаш).

Әдәбият   

Казанская государственная сельскохозяйственная академия. 75 лет (Ист. очерк). К., 1997; 

Казанский государственный аграрный университет: История и современность. К., 2007.

Автор — Ф.С.Зыятдинов