- РУС
- ТАТ
Халыкара фестиваль
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән гамәлгә куела.
Катгый стилистик чикләүләрдән ирекле халыкара кроссовер-фестивален булдыру идеясе 2016 елда туа. Ел саен апрель аенда үткәрелә.
Фестивальнең беренче катнашучылары – дөнья дәрәҗәсендәге йолдызлар – Даниил Крамер, Денис Мажуков, Игорь Бутман һәм Арминэ Саркисян.
2019 елда IV фестиваль узды, аның кысаларында Татар филармониясе сәхнәсендә Сергей Жилинның «Фонограф-Джаз-Трио» (Мәскәү), Баптист Эрбин (альт-саксофон / Франция), Олег Бутман квинтеты (Мәскәү) һ. б. чыгыш ясады.
Фестивальнең форматы төрле жанрдагы башкаручыларның концертларын күз алдында тота.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.