Акцияләренең контроль пакеты хуҗасы – төп фирма (компания). Бүлендек предприятияләр еш кына аларны оештырган төп предприятиеләрнең (фирмаларның) филиаллары буларак эш итәләр. Бүлендек фирмалар – компанияләрнең тактик һәм стратегик максатларга ирешү инстр-тларыннан берсе. Бүлендек предприятияне оештыру тәртибе юридик затларны оештыру тәртибеннән бер ягы белән дә аерылмый. Бүлендек предприятиянең оешуы һәм эшчәнлеге юридик затлар турындагы РФ законнары белән көйләнә. Бүлендек предприятияне оештыручы аның уставын раслый, җитәкчесен билгели һәм аңа карата кайбер идарә итү, шул исәптән күзәтчелек итү вазифаларын тапшыра.

Төп һәм бүлендек предприятиянең оешу-хокукый төрләре: АҖләр, компанияләр, хосусый һәм дәүләт предприятиеләре, банклар һәм башка шундый бүлендек предприятиянең тулы ширкәтләр һәм ышанычка корылган ширкәт төрләре дә бар. Алар составына физик, шулай ук юридик затларга да керү хокукы бирелгән. Эшне алып бару тәртибе оештыру шартнамәсе нигезендә төп предприятие исеменнән билгеләнә.

Бүлендек предприятия төп предприятиенең (җәмгыятьнең) бирәчәк бурычлары өчен җавап бирми. Бүлендек предприятия акционерлары төп предприятие гаебе белән китерелгән зыянны кайтаруны-каплауны таләп итәргә хокуклы.

Татарстан Республикасында бүлендек предприятияләр 1990 еллар башында уздырылган икътисади реформалар чорында барлыкка килә. Шулар арасында: «КамАЗ» АҖнең 8 заводы, «Транснефть» акционерлык компаниясенең Төньяк-Көнбатыш нефтьүткәргеч магистральләре, җаваплылыгы чикләнгән «Алнас» АҖнең «Әлмәт инструментлар заводы», «Ак барс» банкының Идел-Кама акционерлык банкы (2005 елга кадәр).

Автор –Ш.М.Вәлитов