Ике яклы симметрияле хайваннарның гади төркеме. Күбесенчә төче су һәм диңгез суалчаннары, ара-тирә коры җирдә яшәүчеләре дә очрый.

Гәүдәсе төкчәле эпителий (исеме шуннан) белән капланган, еш кына ачык төстә, озынлыгы мм өлешләреннән алып 60 см га кадәр. Эпителий астында сыгылмалы базаль мембрана бар, аңа тире-мускул капчыгы хасил итеп мускуллар берегә. Органнар арасы тоташтыргыч тукыма – паренхима белән тулы. Ашкайнату системасы йомык эчәк белән тоташучы алгы һәм урта эчәкләрдән тора. Авыз туклану өчен генә түгел, ә аналь тишем булып та тора.

Нерв системасы ми ганглиеннан һәм аннан китүче нерв кәүсәләреннән тора. Күрү сәләте яхшы үскән, сулыш органнары юк, бүлеп чыгару системасы ике яки берничә көпшәчектән тора, аларның һәрберсе берәр очы белән тышкы якка ачыла. Гермафродитлар. Күбесенчә җенси юл белән үрчү хас.

11 отрядка берләшүче 3 меңнән артык төре билгеле.

Татарстан территориясендә төгәл саны билгеләнмәгән.

Төкле суалчаннар барлык сулыкларда яшиләр, күпчелеге ерткычлар, аерым төрләре – кысласыманнарның паразиты.

Аеруча планарияләр асотряды төрләре күп очрый.