Биографиясе

1946 елның 9 апрелендә Казанда туа.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1970), Киров өлкәсенең Верхочижемский районы санэпидстанциясендә баш табиб булып эшли.

1973–1974 елларда Казанның Киров районы санэпидстанциясе санитария табибе.

1974–1976 елларда ТАССР МС каршындагы Җәмәгать туклануы идарәсенең үзәк санитария-азык-төлек лабораториясендә санитария табибе, 1976–1978 елларда лаборатория мөдире.

1978–1982 елларда Казанның Идел буе районы санэпидстанциясе баш табибе.

1982–1984 елларда КПССның Казан шәһәр комитетының административ һәм сәүдә-финанс органнары бүлеге инструкторы.

1984–1992 елларда Республика санэпидстанциясе баш табибе, ТАССР сәламәтлек саклау министры урынбасары; 1992–2001 елларда ТРның Дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге комитеты рәисе; ТРның дәүләт баш санитария табибе.

2001 елдан «Татарстан Республикасында дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәге» федераль дәүләт учреждениесе баш табибе.

Хезмәтләре әйләнә-тирә мохитнең сыйфатын һәм ТР халкының сәламәтлеге торышын өйрәнүгә карый.

ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре    

Перфторографические соединения в биологии и медицине. Пущино, 2001;

Природные очаги зооантропонозов трансформированных ландшафтов во второй половине XX в. К., 2001;

О санитарно-эпидемиологической обстановке в РТ в 2009 г. К., 2010;

О санитарно-эпидемиологической обстановке в РТ в 2010 г. К., 2011.