Эчтәлек

X–XIV йөзләр гарәп-фарсы тарихи-географик чыганакларында (Ибне Рустә, әл-Бәкри. «Ходуд әл-Галәм», әл-Гардизи, әл-Димәшки, әл-Гомәри һ.б.) искә алына. Хәзәр каганлыгы чигендә, әсәгел һәм бәҗәнәк кабиләләре арасындагы җирләрдә яшиләр.

X йөз башында бәҗәнәкләрдән җиңелеп, маҗарларның бер өлеше венгрлар белән бергә Дунай елгасы бассейнына күченә, икенче өлеше Идел һәм Урал буенда кала. XI–XIII йөзләрдә маҗарлар Идел буе Болгар дәүләтенең көнчыгыш чикләрендә, аның мәдәни һәм сәяси йогынтысында яшиләр, 1223–1232 елларда болгарлар ягыннан монгол гаскәрләренә каршы сугышалар.

Маҗарлар XIV–XV йөзләрдә Алтын Урда составына кергән җирләрдә урнашалар, акрынлап мөселманлаша һәм төркиләшә баралар. Маҗарларны тарихи яктан Постпетрогром (X–XII йөзләр) һәм Чиялек (XIII–XIV йөзләр) археологик культуралары белән бәйләп карыйлар. Этнологлар фикеренчә, бу кабиләләр иштәк һәм өлешчә татар-типтәр этнотерриториаль төркемнәренә якын тора.

Әдәбият

Заходер Б.Н. Каспийский свод сведений о Восточной Европе. М., 1967. Т. 2;

Казаков Е.П. Памятники болгарского времени в восточных районах Татарии. М., 1978;

Левицкий Т. «Мадьяры» у средневековых арабских и персидских географов // Восточная Европа в древности и средневековье. М., 1978;

Исхаков Д.М. Из этнической истории татар восточных районов Татарской АССР до начала XX в. // К вопросам этнической истории татарского народа. К., 1985;

шул ук. От средневековых татар к татарам нового времени. К., 1998;

Измайлов И.Л. Средневековые памятники Альметьевского региона // Проблемы изучения истории заселения и образования населённых пунктов Альметьевского региона. К., 2000.

Автор — И.Л.Измайлов