Евразия һәм Төньяк Африкада таралган, Америкада климатлаштырылган.

Эре хайван: ана затларның озынлыгы 1,7 м, ата затларның 2 м тирәсе, биеклеге җилкә калкымында 1 м га кадәр; ана затларның авырлыгы 150 кг га, аталарның 250–300 кг га җитә. Башы зур, чөйсыман озынча, күзләре кечкенә, батынкы. Кискеч тешләре алга, өске һәм аскы казналыкның казык тешләре өскә һәм ян-якка юнәлгән. Кабан дуңгызының тешләре гомер буе үсә, зур ата затларда (ата кабаннарда) 8–10 см озынлыкка җитә. Гәүдәсе ян-яктан кысылган; алгы өлеше арткысына караганда зуррак һәм шактый калку. Кылы каты, җилкә калкымында сизелерлек ял барлыкка китерә; кышка тупасрак йон үсеп чыга. Олы хайваннар куе сорыдан көрән яки кара төскә кадәр. 4 айга кадәр балаларының ян-ягында аксыл саргылт төстәге буй сызыклар була. 3–10 баш (кайвакыт берничә дистә), көтү булып яшиләр. Көтүдәге аерым затлар һәм аерым көтүләр арасында билгеле бер иерархия мөнәсәбәтләре урнашкан. Ана затлардан һәм яшь хайваннардан торган көтүләрдә аеруча көчле ана затларның — берсе, ә ата кабан дуңгызлары төркемендә аеруча көчле ата зат өстенлек итә. Җенси активлык чоры ноябрь–гыйнварда. Буазлык чоры якынча 115 көн. Гадәттә, 4–5 (кайвакыт 12 гә кадәр) бала китерә. Балалары тиз үсә, җәй ахырына аларның авырлыгы 20 кг һәм күбрәк тә була, кышка кадәр аналары белән яшиләр. Җенси яктан ана затлар 8–10 айлык вакытта, ата затлар яшәешенең 2 нче елында җитлегә. 10–12 (сирәк кенә 20) ел яши. Төрле азык белән туклана. Туклануында үсемлекләр өстенлек итә: үсемлек тамырлары һәм бүлбеләре, үлән, имән чикләвеге, чикләвекләр, агач һәм куак җимешләре. Хайван азыгын яңгыр суалчаннары, туфрак бөҗәкләре һәм аларның личинкалары, төче су һәм җир өсте моллюсклары, тычкансыман кимерүчеләр, кош йомыркалары һәм балалары, бака, кәлтә, еланнар, кайвакыт үләксәләр тәшкил итә. Кышын кабан дуңгызы кипкән үлән, агач кайрысы һәм ботаклары, агач гөмбәләре, кырда калган иген уңышы белән туклана.

Дошманы — бүреләр, алар аеруча кар күп булган кышларда, яшь хайваннарны бөтенләй диярлек юкка чыгарып, кабан дуңгызларына зур зыян китерәләр. Ата затларга бүреләр сирәк һөҗүм итә, кабан дуңгызының казык тешләренә юлыгып, үзләре үлгән очраклар да бар. Кайвакыт яшь кабан дуңгызы селәүсен яки аю корбаны була.

Татарстан территориясендә элек кабан дуңгызлары күпләп яши, әмма кырып бетерелә. 1970 елдан аучылык оешмалары тарафыннан яңадан үрчетелә һәм кыска гына вакыт эчендә республиканың бөтен территориясендә диярлек тарала. Хәзерге вакытта аларның саны 2 меңнән артык.

Кабан дуңгызы күп булган районнарда аларның зыяны шактый: бәрәңге кырларын һәм чәчүлекләрне «яңадан сөрәләр», кырмыска ояларын туздыралар, туфрак өслегендәге вак хайваннарны юк итәләр, агач токымнарының, бигрәк тә имәннең табигый үсешен зарарлыйлар. Кабан дуңгызының баш санын даими көйләп тору зарур.

Сунарчылык (ите, тиресе, кылы) объекты.

Йорт дуңгызының нәсел башы.

Кабан дуңгызы. Ана зат

Кабан дуңгызы. Ата зат