Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре һәм типтәрләр катлавына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук чолыкчылык, олаучылык, агач хәзерләү һәм сату, сумала кайнату кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда миссионерлык мәктәбе була (1888 елда И.Ямелев йортында ачыла, 1912 елда бина төзелә).

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1710 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан,  1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Иске Чыкалда  волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән –Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Кадрәк авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 еллар ахырында авылда 3 җил һәм 2 су тегермәне, 2 ярма яргыч, май язу йорты, 7 сумала кайнату йорты була.

1930 елда авылда “Звено” колхозы (беренче рәисе – И.И.Егоров) һәм “КИМ” колхозы оештырыла. 1960 елда Иске Чыкалда авылы колхозы белән “Дружба” колхозына берләштерелә. 1988 елда “Дружба” колхозыннан “Кадрәк” колхозы аерылып чыга, 1998 елда “Онычко” һәм “Колос” крәстиян-фермер хуҗалыгы итеп үзгәртеп корыла, 2000–2005 елларда “Колос” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә  крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1937 елда авылда җидееллык мәктәп ачыла, 1941 елда – башлангыч мәктәп, 1951 елда – җидееллык (1954 елда яңа бина төзелә), 1961 елда – сигезьеллык, 1989 елда урта мәктәп (1997 елда балалар бакчасы белән берләштерелә) итеп үзгәртелә. 1936 елда – китапханә (бинасы 1958 елда ачыла), 1948 елда – уку йорты, 1950 елда – клуб, 1960 елда дизель подстанциясе ачыла.

Кадрәк авылында мәдәният йорты (1954 елдан) бар, аның каршында 1992 елдан “Кадрек сем” мари халык фольклор коллективы эшли.

Мәктәп бинасы янында 1919 елда Колчак гаскәриләре тарафыннан атылган, беренче авыл советы рәисе – М.М.Имаевка обелиск куелган.

Күренекле кешеләре

И.М.Миляев (1910–1985) – Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак һәм III дәрәҗә Дан орденнары кавалеры. Әгерҗе шәһәрендә бер урам һәм туган авылы мәктәбе аның исеме белән атала.

Халык саны

1762 елда – 47 ир-ат;
1834 елда – 154,
1859 елда – 277,
1887 елда – 412,
1920 елда – 677,
1926 елда – 757,
1938 елда – 857,
1949 елда – 672,
1958 елда – 684,
1970 елда – 704,
1989 елда –535,
2002 елда – 509,
2010 елда – 495,
2015 елда – 504 кеше (марилар).