Эчтәлек

Холера пандемия китереп чыгарырлык дәрәҗәдә таралырга мөмкин, шул сәбәпле ул аеруча куркыныч инфекция буларак Халыкара медицина-санитария кагыйдәләренә кертелгән авырулар төркеменә кертелә.

Авыруны китереп чыгаручы — холера вибрионы (Vibrio cholerae), Грам буенча тискәре, хәрәкәтчән микроб 3 типка карый: Vibrio cholerae asiaticae (классик), Vibrio cholerae eltor (холераны китереп чыгаручы Эль-тор) һәм серовар 0139 (Бенгал, холераны Көньяк-Көнчыгыш Азиядә китереп чыгаручы. Алар морфологик һәм тинкториаль үзлекләре белән охшаш, түбән температураларга (туңган сулыкларда, диңгез суларында) чыдам, ләкин кайнатканда 1 мин эчендә һәлак булалар, киптерүгә, яктылык тәэсиренә, дезинфекцияләүче һәм бактерияләргә каршы кулланылучы чараларга бирешүчән. Холера вибрионы термолабиль Н-антиген (җепсыман) һәм термостабиль О-антиген (соматик) бүлеп чыгара, агулы субстанцияләргә: күзәнәк мембранасы белән бәйле, эндотоксин үзлекләре булган һәм иммуноген тәэсир итүче термостабиль липопротеинлы комплекска; холера билгеләрен билгеләүче термолабиль экзотоксинга (энтеротоксин, яки холероген) ия.

Инфекция чыганагы — авыру кеше яки вибрион йөртүче. Йоктыру механизмы — фекаль-ораль (алиментар) юл, сирәгрәк — контактлар аша. Күчерү факторлары: су, азык-төлек; чебеннәр. Холерага бирешүчәнлек гомуми һәм югары (өлкән яшьтәгеләр һәм балалар арасында авыру ешрак очрый) дәрәҗәдә була.

Холера бик борынгы заманнардан билгеле. 1817 елга кадәр Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә ул эндемик авыру була. Холераның бердәнбер тарихи эндемия учагы — Ганг һәм Брахмапутра елгалары дельтасы (Һиндстан). 1817–1926 елларда холера халык күпләп кырылган эндемия учаклары чикләренән чыгып тарала һәм 6 пандемиягә сәбәп була. XIX йөздә Россия территориясендә шулай ук көчле эпидемияләр була.

Казан губернасында  XIX йөз ахырыннан башлап холера таралуны кисәтү буенча чаралар күрелә, эпидемиягә әзерлек эшләре алып барыла. Күргәзмә агитация кулланыла, рус һәм татар телләрендә брошюралар чыгарыла (татар вариантын мөгаллим Мөхетдинов төзи); һәр өяз өчен аерым инструкцияләр эшләнә; дезинфекцияләү чаралары запасы булдырыла; медицина персоналы билгеләнә һәм авыруларны аерып дәвалау өчен урыннар бүлеп бирелә. Вакытлыча эвакуацияләү өчен медицина пунктлары (Казанның Адмиралтейство бистәсендә) оештыру үзен аклый: 1893 елда Казан губернасында холера йоктырган 130 торак пункт исәпләнә. Бу эпидемия 1092 кешенең гомерен өзә. 1895 елда Казан университетында санитария юнәлешендәге табибләр әзерли башлау тәкъдиме кертелә.

ХХ йөз башы шулай ук киенренке санитар-эпидемилогик халәт белән үзенчәлекле. 1908 елның апрелендә Самара шәһәрендә Идел буе (15 губерна) табибләренең земство медицина учреждениеләре тарафыннан холера авыруын һәм аның таралуын туктатуга юнәлдерелгән чаралар әзерләүгә багышланган съезды була. СССР да холера таралу очраклары 1970 елларда теркәлә, РФ дә авыруның спорадик очраклары хәзерге вакытта да күзәтелә.

Татарстанда холера 1971 елда, Казанга Идел буйлап килгән «Сухона», «Клара Цеткин» теплоходлары пассажирлары һәм экипаж әгъзалары арасында, 1975 елда Мамадыш шәһәрендә (1 авыру) билгеле була, 1963 елда Сүрия һәм Төркия туристлары арасында аерым очраклар ачыклана. Чаллы (Кама елгасы, 1975), Чистай (Кама, 1977), Казан (Идел, 1989, 1997) шәһәрләре һәм Югары Ослан (Идел, 1991) районы өске сулыкларында Эль-тор холера вибрионының аверулент штаммнары табыла.

2001 елда Казанда, Әлки һәм Биектау районнарында 52 пациентта холера булуы беленә, 18 кеше бактерия йөртүче булуы ачыклана. Республика санитария хезмәте (баш табиб А.Л.Якобсон) тарафыннан оештырылган профилактика чаралары холераның Казанда һәм ТРда таралуына чик куя. Эпидемиологик күрсәткечләр буенча Татарстан 3 нче типка (А астибы) караган, ягъни инфекция кергән очракта да таралыш алмый торган территория санала.

2017 елга ТР территориясендә холера инфекциясе теркәлмәгән.

Әдәбият

Бунин К.В. Инфекционные болезни. М., 1977; Клинико-эпидемиологическая характеристика вспышки холеры в Казани // Казан. медицина журн. 2003. № 2; 

Зыятдинов К.Ш., Павлухин Я.Г. Очерки истории медицины Татарстана (до 1917). К., 2005.

Авторлар — Д.Р.Нуретдинова, Н.С.Нуруллова