Тарихы

1714 елдан мәгълүм. XVIII–XIX йөзләрдә халкы асабалар һәм дәүләт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук йон тетү, тире эшкәртү, дегет кайнату, чабата үрү, арба көпчәкләре һәм балчык савыт-саба ясау тарала.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет һәм мәктәп була. XX йөз башында мәчет (1835 елга кадәр ачыла), почта станциясе, җил тегермәне, икмәк саклау-сату кибете һәм 2 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 768 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Күзкәй волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1984 елның 4 июненнән – Тукай районында.

Хәзер – Боерган авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Үрнәк» колхозы оештырыла. 1950 елда, юкка чыккан Туйхуҗа авылы, шулай ук Колыш, Таулар, Туер авыллары белән бергә, берләштерелгән «Кама» колхозына (авылда үзәк утар урнаша) кушыла. 1997 елдан авылда – «Кама» җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Кама» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1925–1961 елларда башлангыч мәктәп эшли; 1975 елда урта мәктәп ачыла (бина төзелә), 2011 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (1975 елдан), мәдәният йорты, китапханә, мәчет (1994 елдан) бар. Мәдәният йорты каршында «Яран гөл» фольклор ансамбле эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән «Кыям» чишмәсе урнашкан.

Халык саны

1795 елда – 64,
1816 елда – 141 ир-ат;
1859 елда – 351,
1870 елда – 325,
1884 елда – 433,
1896 елда – 399,
1906 елда – 573,
1913 елда – 580,
1920 елда – 597,
1926 елда – 342,
1938 елда – 391,
1959 елда – 289,
1970 елда – 350,
1979 елда – 529,
1989 елда – 506,
2002 елда – 455,
2010 елда – 450,
2020 елда – 406 кеше (татарлар).