Административ-территориаль буйсынуы

Поселокка 1930 еллар башында нигез салына. Нигез салынган көннән Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Түбән Урысбага авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1958 елдан поселок Тукай исемендәге колхоз составына керә (үзәк утары Түбән Урысбага авылында, 1994−1998 елларда Тукай исемендәге күмәк предприятие).

Халык саны

1938 елда — 97,
1949 елда — 124,
1958 елда — 42,
1970 .елда — 58,
1979 елда — 39,
1989 елда — 25,
2002 елда — 8,
2010 елда — 6,
2018 елда — 2 кеше (татарлар).