- РУС
- ТАТ
социолог, социология фәннәре докторы (1993), профессор (1998), ТРның атказанган фән эшлеклесе (1999)
1939 елның 24 октябре, БАССРның Бишбүләк районы Аит авылы – 2014 елның 21 июле, Казан.
Иркутск хәрби авиация-теоретик училещесын (1960), Урал педагогика институтын (1967) тәмамлый.
1960–1976 елларда стратегик юнәлештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. 1976–1977 елларда стратегик юнәлештәге ракета гаскәрләренең М.И.Неделин исем.
Ростов югары хәрби инженер-командирлар училищесының иҗтимагый фәннәр кафедрасында укыта.
1977–1978 елларда ракета гаскәрләренең С.С.Бирюзов исемендәге Рига югары хәрби-сәяси училищесының иҗтимагый фәннәр кафедрасында эшли.
1978–1993 елларда ракета гаскәрләренең Казан югары хәрби инженер-командирлар училищесында иҗтимагый фәннәр кафедра мөдире, полковник (1981).
1993–1995 елларда ТР ФАнең Социаль-икътисад һәм хокук фәннәре институтында социаль тикшеренүләр бүлеге мөдире, бер үк вакытта директор вазифаларын башкара (1995 елдан директор урынбасары).
2004 елдан Казан социаль фәннәр академиясенең (КСЮИ) белем сыйфаты, эшкә урнашу һәм профессиональ карьера фәнни-тикшеренү бүлеге җитәкчесе.
Хезмәтләре СССРның хәрби интеллегенциясе тарихына, яшьләрнең социаль проблемаларына, мәгариф социологиясенә карый.
Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Социалистическая военная интеллегенция в социальной структуре советского общества. М., 1986 (автордаш);
Местное самоуправление в Республике Татарстан: Теоретические и прикладные основы. К., 2002.
Кто есть кто в Республике Татарстан. Казань, 1996;
Социологи России и СНГ. XIX-XX вв.: Библиогр. справ. М., 1999.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.