Эчтәлек

Башка исеме – су иясе.

Су анасының ире – су бабасы – һәм балалары бар (кайвакыт алар да су иясе дип аталалар).

Су анасы зур озынча башлы, кашсыз зур кара күзле, киң күкрәкле, бакыр кебек кызгылт гәүдәле ямьсез хатын-кыз буларак күзаллана.

Су анасы татар фольклорының берничә гадәти сюжетында катнаша.

Су анасының алыштыргысыз атрибуты – үзенең озын чәчен тарый торган алтын тарагы.

Ул, су коенучы балаларны су астына тартып, аларның канын эчә.

Г. Тукай һәм Г. Сөнгатинең шул ук исемдәге поэмалары, З. Хәкимнең «Су төбендә сөйгәнем» (1992) пьесасы персонажы.

Әдәбият

Татар халык иҗаты: риваятьләр һәм легендалар. Казан, 1987.

Баязитова Ф.С. Себер татарлары: рухи мирас: гаилә-көнкүреш, йола терминологиясе һәм фольклор. Казан, 2001.

Мифы народов мира. М., 1988. Т. 2.

Автор – Ф.И. Урманчеев