Биографиясе

1801 елның 27 июне, Кострома губернасы Буй шәһәре – 1868 елның 9 ноябре, Казан.

Петербург руханилар академиясен тәмамлый (1825). 1825–1841 елларда Псков, Харьков, Чернигов, Тверь, Петербург руханилар семинарияләрендә ректор. 1841–1853 елларда Томск, Енисей епискобы, 1853–1856 елларда Иркутск һәм Нерчинск, 1856 елдан Казан һәм Зөя архиепискобы.

Эшчәнлеге

Афанасий вакытында Казан епархиясендә керәшен татарларның православиедән күпләп ваз кичүләре башлана, әмма ул исламга кайтучыларга карата кискен административ чаралар күрүне якламый.

Г.К.Казимбәк, Г.С.Саблуков, Н.И.Ильминский тәрҗемәләрендәге дини китапларны бастыруны тизләтүгә ярдәм итә. Казан руханилар академиясендә миссионерлык бүлеге ачылуына һәм анда Н.И.Ильминскийның эшчәнлегенә каршы чыга, бу соңгысының аннан китүенә сәбәп була. Табигать фәннәренең ролен югары бәяли, аларны Казан руханилар академиясе һәм семинариясендә укытуны камилләштерүгә ирешә. Соңрак Казан керәшен татарлар үзәк мәктәбен оештыруда ярдәм итә.

Афанасий булышлыгы белән Чистай Успение хатын-кызлар һәм Пернягаш Михаил-Архангел чирмеш ирләр монастырьлары ачыла.

Әдәбият

Высокопреосвящённый Афанасий, архиепископ Казанский и Свияжский. Казань, 1868.

Знаменский П.В. История Казанской духовной академии за первый (дореформенный) период (1842–1870). Казань, 1892.