Генеалогия, геральдика, биобиблиография һ.б. тарихи юнәлешләр белән турыдан-туры бәйле.

Биографияләр энциклопедик характерда, тарихи, иҗат портреты, сәнгати әсәр шәкелендә булырга мөмкин.

Россиядә үсеше

Биографиканың тарихы борынгы Греция һәм Рим дәверләренә барып тоташа (Плутархның «Чагыштырма тәрҗемәи хәлләр»е, Тацитның «Агриколаның тормышы», Светонийның «Унике хөкемдарның тәрҗемәи хәлләре» һ.б.).

Россиядә әлеге жанр изгеләрнең тормышы турындагы язмалар һәм елъязмалар белән бәйле. Аерым әдәби жанр буларак XVIII–XIX йөзләрдә формалаша: Н.И.Новиковның «Опыт исторического словаря о русских писателях» (СПб., 1772), Д.Н.Бантыш-Каменскийның «Словарь достопамятных людей русской земли» (М., 1836) һ.б.

Казан ягында үсеше

Казан җирлегендә беренче русча биографик хезмәтләр XIX йөзнең икенче яртысында нәшер ителә башлый: 1856 елда А.Г.Пупаревның «Казанские губернаторы» китабы чыга; 1869 елгы Казан календаренда П.П.Васильевның 1866–1868 елларда вафат булган Казан галимнәре һәм язучылары, 1885 елгы календарьда Н.К.Горталовның Казан епархиясе чиркәү әһелләре турында биографик мәгълүматлар урнаштырыла.

XIX йөз ахыры – ХХ йөз башында төбәк тарихчысы Н.Я.Агафоновның «Заволжская вивлиофика» (1887), «Из Казанской истории» (1906), «Казань и казанцы» (1–2 чыгарылыш, 1906–1907) исемле китаплары дөнья күрә.

Татар мәдәниятендә биографик әсәрләр жанры шулай ук ерак гасырлардан билгеле. Насретдин Рабгузиның 1311 елда төрки телдә язып тәмамланган һәм әүвәл кулъязма нөсхәләрдә таралып, 1859 елдан башлап күп мәртәбәләр Казанда китап булып басылган «Кыйссас әл-әнбия» («Пәйгамбәрләр турында кыйссалар») әсәре аеруча популярлык казана. Мөхәммәд пәйгамбәрнең, хәлифәләрнең тормыш һәм эш-гамәлләре турында тәфсилле мәгълүматлар татар халкы арасында күп гасырлар буе укылып килгән «Мөхәммәдия» (XV йөз), «Нәһҗ әл-фәрадис» («Оҗмахларның ачык юлы», XIV йөз), «Алты бармак» (XVII йөз) кебек дини-дидактик әдәби әсәрләрдә һәм хәдис җыентыкларында да бәян ителә.

Биографиканың алга таба үсеше Ш.Мәрҗани исеме белән бәйле. Аның алты томлы гарәпчә «Вафийәт әл-әсляф вә тәхийәт әл-әхляф» («Элгәреләр һәм аларның киләсе буынга сәламнәре») хезмәтендә VII–XIX йөзләрдә яшәгән Шәрык мөселманнарының һәм татар халкының дин, тарих, мәдәният, фән һ.б. өлкәләрдә исем казанган меңнән артык шәхеснең биографиясе бирелә. «Мөстәфад әл-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» («Казан вә Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр») исемле 1885 һәм 1890 елларда басылган ике томлы татарча хезмәтендә исә автор XVII–XIX йөзләрдә Идел – Урал, Оренбург төбәкләрендә яшәп, хезмәтләре белән халыкка исемнәрен таныткан татар-мөселман эшлеклеләренең биографияләрен урнаштыра.

XX йөз башында Ш.Мәрҗанинең бу эшен Риза Фәхретдин дәвам иттерә: 1900–1908 еллар арасында аның дүрт томлы «Асәр» исемле зур тарихи һәм биобиблиографик хезмәтенең ике томы басылып чыга (1200 дән артык тарихи шәхеснең кыскача биографик белешмәләре). Шул ук авторның Шәрыкның күренекле фикер ияләре, шагыйрьләре, фәлсәфәчеләре тормышын яктырткан аерым китаплары: «Ибне Рөшд» (Казан, 1905), «Әбү Галә әл-Мәгарри» (Оренбург, 1908), «Имам Газали» (Оренбург, 1910), «Мөхәммәд пәйгамбәр» (Оренбург, 1912); Оренбург миллионеры-химаяче Әхмәт Хөсәеновның тәрҗемәи хәле турында «Әхмәд бай» (Оренбург, 1910), төрек әдибе Әхмәд Мидхәт турында «Әхмәд Мидхәд» (Оренбург, 1916) китаплары, «Мәшһүр хатыннар» (Оренбург, 1903) исемле күләмле җыентык һ.б. басыла.

Бу елларда башка авторларның да аерым шәхесләрнең биографияләренә багышланган китаплары дөнья күрә: Й.Акчураның «Дамелла Галимҗан Баруди»е (1907), Ш.Хәмидинең «Голәмә тарихы» (1908), Г.Батталның «Ислам фәйләсүфләре Мөхәммәд Габдеһ, Җамалетдин Әфгани» (1908), Ф.Туктаровның «1, 2, 3 нче Думада мөселман депутатлары» (1908), Борһан Шәрәфнең «Гани бай» (Оренбург, 1913), Г.Батталның «Габделвәли Яушев» (Оренбург, 1913), Ш.Мәрҗанинең 100 еллык юбилеена чыгарылган «Мәрҗани мәҗмугасы» (1915), 1917 елда «Рәсүлия» мәдрәсәсен оештыручы Зәйнулла Рәсүлинең 100 еллыгына багышланган җыентык һ.б. биографик китаплар шулар җөмләсеннән.

ХХ гасырда

1917 елдан соң, бигрәк тә 1960–1970 елларда, төп игътибар партия-дәүләт эшлеклеләренең, революционерларның тормыш юлларын һәм эшчәнлекләрен яктыртуга юнәлтелә. В.Ленинның, И.Сталинның стандартлаштырылган биографияләреннән тыш, матбугатта революция хәрәкәтләрендә актив катнашкан тарихи шәхесләргә багышланган күп кенә биографик китаплар, әдәби-документаль әсәрләр (татарча, русча һәм татар теленә тәрҗемәдә) дөнья күрә. «Халык бәхете өчен көрәшүчеләр» (1–3 китап, 1967–1983; татар һәм рус телләрендә); «Герои Советского Союза – сыны Татарии» (1963), «Герои Советского Союза – наши земляки» (1–3 китап, 1982–1985), «Полные кавалеры ордена Славы – наши земляки» (1986), өлешчә «Возвращенные имена» (1990) – шул төр басмалардан.

Сан ягыннан ХХ йөздә әдәбият-сәнгать өлкәсе шәхесләренә багышланган биографик китаплар өстенлек итә. Җ.Вәлидинең рус телендә XIX йөз һәм ХХ йөз башы татар әдәбияты, тарихы, тәгълим-тәрбия өлкәсендә эш күрсәткән шәхесләрнең тәрҗемәи хәлләреннән кыскача мәгълүматларны эченә алган «Идел буе татарларының тәгълим-тәрбиясе һәм әдәбиятыннан очерклар» («Очерки образованности и литературы поволжских татар», М–Пб., 1923) китабы басылып чыга. Бу китап һәм Л.Толстойның 100 еллыгына багышланган «Великой памяти Л.Н.Толстого. Казанский университет» (1928) җыентыгы, Гата Исхакыйның «Әдәбият юллары» (1920), Г.Ибраһимовка 40 яшь тулу уңае белән 1927–1928 елларда чыккан басмалар – совет дәверенең беренче чирегендә мәйданга килгән биографик китапларның тәүге үрнәкләре.

1940–1941 елларда «Казанның атаклы кешеләре тормышы» сериясендә нәшер ителгән ике китап, «Орденлы Татарстанның алдынгы интеллигенциясе» (1941), Гази Кашшафның «Шәриф Камал» (1940), Мөхәммәт Галинең «Г.Камал» (1941) биографик китаплары басыла.

1950–1980 елларда күренекле татар язучылары, композиторлары, рәссамнары, артистларының биографияләренә һәм иҗат эшчәнлекләренә багышланган дүрт дистәдән артык исемдә китап дөнья күрә: «Атаклы кешеләр тормышы» сериясендә И.Нуруллинның «Габдулла Тукай» (1977; татар һәм рус телләрендә) һәм «Фатих Әмирхан» (1988), Х.Хәйринең «Һади Такташ» (1984), Р.Низамиевның «Фәрит Яруллин» (1990) китаплары, М.Хәсәновның берничә басмада «Галимҗан Ибраһимов» (1964), М.Госмановның «Заветная мечта Хусаина Файзханова» (1980) монографияләре; Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Акмулла, Г.Коләхмәтов, М.Гафури, М.Җәлил, Һ.Такташ, Н.Исәнбәт һ.б. турында документаль-биографик хезмәтләр басыла.

Болардан тыш, әдәбият-сәнгатьнең аерым тематик төрләренә нисбәтле биобиблиографик җыентыклар, белешмәлекләр барлыкка килә:

  • А.К.Гыйниятуллинаның «Татар совет язучылары» (1958), «Писатели Советского Татарстана» (1958, 1970);
  • В.А.Климентовскийның «Русские писатели в Татарской АССР» (1951);
  • З.Хәйруллинаның «Совет Татарстаны композиторлары» (1957),
  • М.Гайнуллинның «Татар әдипләре» (1978);
  • «Народные артисты» (1980);
  • С.М.Червоннаяның «Художники Советской Татарии» (1984);
  • М.Нигъмәтҗановның «Композиторы и музыковеды Советского Татарстана» (1986);
  • Р.Н.Даутов, Н.Б.Нуруллинаның «Совет Татарстаны язучылары» (1986);
  • И.Илялованың «Г.Камал театры артистлары» (1996; татар һәм рус телләрендә) һ.б. нәшер ителә.

1990 еллардан, үткәнгә һәм тарихи шәхесләргә карата объектив караш урнаша башлагач, Совет дәверендә онытылуга дучар ителгән күп кенә әдәбият-сәнгать, иҗтимагый-сәясәт, гыйлем-тәрбия эшлеклеләренең абруйлы исемнәре яңадан торгызылды, аларның тормышы һәм эшчәнлекләре, калдырган кыйммәтле мираслары хакында документаль чыганакларга нигезләнеп язылган биобиблиографик хезмәтләр мәйданга килде:

  • Г.Баттал-Таймас «Муса Ярулла Биги» (Истанбул, 1958);
  • «Бертуган Максудилар. Тормышы, иҗаты һәм хезмәтләре» (1999);
  • Й.Акчура «Дамелла Галимҗан Баруди» (1997);
  • «Садри Максуди» (1996);
  • Г.Зәбиров «Максуд баба һәм Максудилар» (2003);
  • М.Йосыпов «Галимҗан Баруди» (2003);
  • «Ризаэтдин Фәхретдин» (1999);
  • Н.Таиров «Акчуриннар» («Акчурины», 2002) һ.б.

Шулай ук бу елларда Я.Г.Павлухинның Татарстан табибләренә багышланган җыентыгы «История медицины Татарстана в лицах» (1997), Л.М.Свердлованың «Купечество Казани: дела и люди» (1999), И.Рәминең үзе исән чакта идеологик сәбәпләр аркасында матбугатка чыга алмый калган һәм хәзер Р.Даутов тарафыннан тулыландырылган «Әдәби сүзлек» (2001) белешмәлеге, Р.Н.Даутовның «Балачак әдипләре» (1–3 кит., 2002–2005) китаплары, «Әфганстан сугышы корбаннарының хәтер китабы – Книга памяти жертв войны в Афганистане» (1999), «Батырлар китабы – Книга Героев» (2000) һ.б. икетелле белешмәлекләр нәшер ителә.

Татарстан һәм татар халкының 7 меңнән артык күренекле шәхесе турында мәгълүматларны эченә алган «Татар энциклопедия сүзлеге» (2002; рус телендә «Татарский энциклопедический словарь», 1999) басмасы, рус (6 китап) һәм татар (7 китап) телләрендә Татар энциклопедиясе томнары татар биографика өлкәсе үсешендә яңа бер мөһим этап булып тора.

Авторлар – И.А.Новицкая, Р.Н.Даутов