Биографиясе

1936 елның 26 июле, Пермь өлкәсе, Октябрь районы Щучье Озеро станциясе — 2002 елның 4 сентябре, Казан.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1960), Түбән Тагил шәһәрендә эшли.

1965–1982 елларда Казан медицина институтының казналык-бит хирургиясе кафедрасында.

1982 елдан Казан ГИДУВының хирургик стоматология кафедрасы мөдире.

1987 елдан Чуаш университетында: госпиталь хирургиясе кафедрасы профессоры, стоматология кафедрасы мөдире (1988–2002).

Хезмәтләре казналык-биттәге ялкынсыну процессларын һәм җәрәхәтләрне дәвалауны камилләштерүгә карый.

Хезмәтләре

Функциональное состояние симпато-адреналовой системы и почек у больных с хроническим остеомиелитом челюстей // Казан. медицина журн. 1974. № 2; 

Содержание катехоламинов в моче больных озоитогенным остеомиелитом челюсти // Стоматология. 1978. № 2; 

Белковый спектр сыворотки крови у больных с хроническими воспалительными процессами челюстей // Казан. медицина журн. 1981. № 1 (автордаш). Хронические остеомиелиты челюстей и их лечение. Л., 1985.

Әдәбият

Чувашская медицинская энциклопедия. Чебоксары, 1998. Т. 2.