Эчтәлек

slide

Шиллинговский П.А. экслибрисы. ТАССР Үзәк музее китапханәсе. 1926 ел

Ксилография

slide

Чеботарёв К.К., Платунова А.Г. экслибрисы. 1922 ел

Кәгазь. Линогравюра

slide

XIX йөз ахыры – ХХ йөз башы татар экслибрис үрнәге

Авторы билгесез

slide

XIX йөз ахыры – ХХ йөз башы татар экслибрис үрнәге

Авторы билгесез

1 / 4

Россиядә экслибрисның беренче үрнәкләре — кулъязма китапларда иясен таныклаучы яисә эченә куеп калдырылган аерым битләрдәге язмалар XV йөз ахырыннан билгеле. Китап басу барлыкка килгәннән соң, суперэкслибрислар — нәсел тугралары, вензельләр, монограммаларның тышлыкка басып төшерелгән нәфис сурәтләре тарала башлый.

Россиядә тышлыкның эчке ягына ябыштыру өчен кәгазьгә басылган күбесенчә тугралы һәм шрифтлы экслибрислар — XVIII йөзнең 1 нче чирегендә, вензельле, шул исәптән китапның титул битендәге рельефлы буяусыз басма экслибрислар — XVIII йөз уртасында, виньеткалар, политажлар һ.б. кечкенә җыелма формалар кергән басмаханә ысулы белән башкарылган сюжетлы-орнаментлы, шрифтлы экслибрислар XIX йөздә барлыкка килә. Китап хуҗасының фамилиясен язу өчен буш урын калдырылган универсаль экслибрислар, шулай ук каучук мөһердән буяу белән төшерелгән экслибрислар да очрый.

Басмаханә ысулы белән кысага алынган шрифтлы «Инихов һәм Базунов кибетеннән» («Из лавки Инихова и Базунова», Казань) экслибрисы һәм шулай ук берничә шрифт төре кулланылган «Андрей Мясниковның Казандагы Воскресенский урамында урнашкан китапханәсеннән уку өчен, бүлек №» («Из библиотеки для чтения Андрея Мясникова, состоящей на Воскресенской ул. в Казани, отделение №») экслибрисы XIX йөзнең 1 нче яртысына карый. Бугсгевден нәселе китапханәсендәге китаплар тугралы, буяулар кулланылган басма экслибрислар белән тамгаланганнар. Казан дворяннары Булыгиннарның тугралы экслибрисында «Языково авылы, бүлек №» («Сельцо Языково, отделение №») дигән язу була. Коллекционер Лихачёв китапханәсендә вензельле буяусыз коры басма ысулы белән төшерелгән берничә экслибрис, шулай ук кыса эченә «А.Ф.Лихачёв милке» («Принадлежит А.Ф.Лихачёву») дип язылган басмаханә ярлыгы саклана. Сәүдәгәр, нумизмат, кулъязмалар һәм әүвәлге басма китаплар тупланмасы хуҗасы Ф.Т.Васильев «Ф.Т.Васильев китаплары тупланмасыннан, №, шкаф, шүрлек» («Из собрании книг Ф.Т.Васильева №, шкаф, полка») дип язылган борынгы кулъязма рәвешендәге экслибристан файдалана. Казан тарихының танылган белгече Н.Я.Агафонов ташбасма ысулы белән эшләнгән, битләренә «Николай Агафонов китапханәсе. Китаплар һәм кулъязмалар каталогы. Бүлек №» («Библиотека Николая Агафонова. Каталог книг и рукописей. Отд. №») дип язылган ачык китап сурәте төшерелгән чәчәк орнаментлы озынча түгәрәк кыса эченә алынган экслибриска ия була.

XIX–XX йөзләр чигендә эстамп, авторлык графикасы сәнгате һәм китаплар һәвәскәрлеге күтәрелеше экслибрисның сәнгати һәм коллекционерлык әһәмиятенә ия кечкенә формалы графиканың мөстәкыйль төре булып әверелүенә этәргеч бирә. Экслибрисның эмблема рәвешендә китапханә хуҗасының холкын һәм эшчәнлеген чагылдыручы тарихи-сәнгати һәм китапчылык мәгълүмат чыганагы буларак әһәмияте арта. Мәсәлән, китап тамгаларын җыючы казанлы С.Гордеевның модерн стилендәге экслибрисына елан уралган гыйлем агачы янында тасвирланган Һаува рәсеме, «ex libris» һәм «Sergeii Gordeiev» тексты төшерелгән. XX йөз башында Казан, Саратов, Вологда, Киев шәһәрләре белән беррәттән, экслибрис сәнгате нык үсеш алган үзәкләрнең берсе санала. Казан рәссамнарының «Всадник» коллективы, нигездә, Ленинград экслибристлар җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы, П.Е.Корнилов башлангычында экслибрис сәнгатен торгызуга сизелерлек өлеш кертә. Китап миниатюралары төп автор нөсхәсе басмасыннан чикләнгән күләмдә басылалар һәм еш кына иҗат фантазиясен, график стильләштерүләрне, буш яки символик композицияләрне күрсәтү өчен сылтау булып кына хезмәт итәләр. «Китап тамгалары. I чыг.  А.Платунова, К.Чеботарёв» («Книжные знаки. Вып. I. А.Платунова, К.Чеботарёв», 1922) басмасында тупланган һәм линогравюра техникасында 50 данә тираж белән басылган 13 экслибрис шундыйлардан. П.Е.Корнилов өчен Казан шәһәренең архитектура истәлекләре төшерелгән аерым китап тамгаларын рәссамнар Д.И.Архангельский, В.Э.Вильковисская, А.Г.Платуновалар эшләп бирә.

1923 елда Казан сәнгать-техника институты остаханәсе көче белән XIX йөзнең 1 нче яртысында күчереп ясалган Казан экслибрислары һәм XX йөз башы төп литографик нөсхәләр кергән җыентык басылып чыга. Шул ук елда 256 экслибрис, шул исәптән П.Е.Корнилов тупланмасыннан Казан рәссамнары әсәрләре дә куелан «Рус китабы тамгасы» («Русский книжный знак») күргәзмәсе була (ТАССР Үзәк музееның гравюралар кабинеты оештыра).

1930–1950 елларда экслибрис белән кызыксыну тар белгечләр даирәсендә генә саклана. 1950 еллар ахырыннан экслибриска рәссамнар Б.М.Столбов, Г.И.Сотонина, В.А.Шолпо, В.А.Дайчманнар мөрәҗәгать итә.

Экслибрис тупланмалары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Казан федераль университетының Тарих музеенда, шәхси тупланмаларда сакланалар.

Әдәбият      

Корнилов П.Е. Казанский книжный знак // Казанский библиофил. 1923. № 4; 

Ключевская Е.П. Архитектурные мотивы в экслибрисах Петра Корнилова // Дизайн и новая архитектура. 2004. № 15/16.

Автор — Е.П.Ключевская