Биографиясе

1916 ел, Самара губернасы Бөгелмә өязе, хәзер Лениногорск районының Иске Шөгер авылы — 1946 елның гыйнвары, Украина ССРның Одесса өлкәсе Харата поселогы.

Шөгер битум заводында, аннары Краматорск (Донецк өлкәсе) шәһәрендә эшли.

1941 елдан Кызыл Армия сафларында.

1942 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 158 нче гвардия артиллерия полкында орудие командиры (5 нче гвардия армиясенең 78 нче гвардия укчы дивизиясе). Воронеж, Дала, 1 нче һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск шәһәре һәм Днепр елгасы өчен барган сугышларда (икесе дә — 1943), Кировоград (1944), Львов-Сандомир, Түбән Силезия һәм Берлин (барысы да — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1945 елның февралендә Призен посёлогы (Бжег шәһәреннән 8 км төньяк-көнбатыштарак, Польша) янында Одер елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: 1 февральдә, беренче булып, орудиесен елга аша чыгара һәм плацдарм өчен сугышта катнаша; дошманның 3 пулемётын юк итә; 6 февральдә батарея составында чолганыштан чыгарга тырышкан дошман һөҗүмен кире кайтара.

1946 елның гыйнварында һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Шөгер посёлогында Геройга бюст куела. Лениногорск шәһәренең бер урамы аның исемен йөртә.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1984. Кн.2.                          

Автор — М.З.Хәбибуллин