Тарихы

1680 елдан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, 5 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 975,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Комазан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Көек-Ерыкса авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1925 елда – авылда “Көек-Ерыкса” мелиорация ширкәте, 1930 елда “Марс” колхозы оештырыла. 1951 елда аңа “Вилком” колхозы (Яңа Комазан авылы) берләштерелә. 1957 елда “Марс” колхозы “Дружба” колхозы итеп үзгәртелә (Яңа Комазан, Иске Чиркәс, Гришкино, Каргалы авыллары).

1997 елда – “Дружба” күмәк предприятиесе, 2001 елда – “Дружба” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2002 елда – “Дружба” агрофирмасы (2005 елдан “Вамин-Тәкәнеш” агрофирмасы составында). 2005 елда “Вамин” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте “Нократ” агрофирмасы”ның “Дружба” бүлеге итеп үзгәртелә. 2015 елда хуҗалык шәхси эшкуар Р.М.Мотыйгуллинга күчә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1924 елда) авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1938 елда җидееллык итеп үзгәртелә, 1943 елга кадәр эшли, 1950 елда кабат җидееллык мәктәп буларак ачыла, 1959 елда – (1961 елда) сигезьеллык, 1976 елда урта мәктәп (1977 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында 1988 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее эшли, экспозициясе авыл, мәктәп тарихына, халык һөнәрчелегенә багышлана (оештыручысы – А.Г.Аглиев, җитәкчесе – Ч.Р.Сәйфуллина).

1923 елда клуб төзелә, соңрак тузу сәбәпле сүтелә. Халык Яңа Комазан авылы клубына йөри.

Авылда мәдәният йорты (1982 елдан), китапханә (1927 елдан, 1950 елларда Яңа Комазан авылы китапханәсе фондын үз эченә ала; 1957 елда яңа бина төзелә, 1982 елдан мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы (1974 елдан; 1991 елда яңа бина төзелә), медпункт (1991 елдан, Яңа Комазан авылыннан күчерелә. 2002 елдан балалар бакчасы бинасында), “Мөхәрләм” мәчете (1995 елдан) бар.

“Файзә” һәм “Солтан” чишмәләре төзекләндерелгән.

Күренекле кешеләре

Ф.Г.Куприянова-Ашина (1935 елда туган) — микробиолог, биология фәннәре докторы, профессор;

М.Х.Мостафин (1932–2007) — режиссер, ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе, Минзәлә татар драма театрының баш режиссеры (1966–1982 елларда), “Почет билгесе” ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда — 94 ир-ат;
1859 елда — 563,
1897 елда — 957,
1908 елда — 1170,
1920 елда — 1079,
1926 елда — 992,
1938 елда — 1038,
1949 елда — 598,
1958 елда — 790,
1970 елда — 925,
1979 елда — 842,
1989 елда — 651,
2002 елда — 630,
2010 елда — 592,
2017 елда — 306 кеше (татарлар).