Биографиясе

1929 елның 6 августы, Донецк өлкәсенең Богатырь авылы — 1997 елның 15 октябре, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1952), шунда ук эшли (1962 елга кадәр һәм 1968 елдан), тарихи геология һәм палеонтология кафедрасы мөдире (1978 елдан).

1962–1968 елларда СССР ФАнең Казан филиалы Геология институтында. Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре палеонтология, палеозоогеография, палеоэкология, палеозой биостратиграфиясе һәм минералогиясенә, палеозоогеографиядә математик алымнарны куллануга һ.б. карый.

Халымбаджа конодонтлар (микроскопик казылма организмнар) таралышының төп геохронологик һәм геогр. закончалыкларын һәм аларның стратиграфик әһәмиятен билгели. Конодонтларның охшашлык коэффициенты нигезендә Җир территориясендә 2 зоогеографик өлкәне, соңгы девонда 4 провинцияне һәм конодонтларның 3 төркемен аерып күрсәтә.

Татарстанда геология буенча беренче мәктәп олимпиадасын оештыручы. Истәлеге

Казылма конодонтларның яңа төренә һәм Казанның 15 нче татар гимназиясенең геология музеена Халымбаджа исеме бирелә (1998).

Хезмәтләре

Конодонты верхнего девона востока Русской платформы, Южного Тимана, Полярного Урала и их стратиграфическое значение. К., 1981.

Әдәбият

Лукин В.А. Вячеслав Георгиевич Халымбаджа, 1929 — 1997. К., 2003; 

Верхний палеозой России: стратиграфия и палеогеография: Материалы Всерос. конф., посвящённой памяти В.Г.Халымбаджи. К., 2007.