Тарихы

1719 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Каенсар-Оча буларак телгә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1887 елда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла, 1897 елда чиркәү-приход мәктәбе итеп үзгәртелә.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 771,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Важашур авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Виль Сюрес” колхозы оештырыла, 1956 елдан – Киров исемендәге колхоз (Важашур авылы), 1965 елдан – “Гигант” колхозы (Пүчинкә-Сутер авылы, соңрак үзәк утары Важашур авылында) (1993 елдан – “Гигант” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Гигант” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2006 елдан – “Кукмара азык-төлек корпорациясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008 елдан – “Тукай” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Уңыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф

2012 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли. Төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1782 елда – 59 ир-ат;
1859 елда – 207,
1897 елда – 243,
1908 елда – 260,
1920 елда – 272,
1926 елда – 256,
1949 елда – 265,
1958 елда – 255,
1970 елда – 283,
1979 елда – 197,
1989 елда – 130,
2002 елда – 143,
2010 елда – 111,
2017 елда – 105 кеше (удмуртлар).