Эчтәлек

Авыл Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. XVI йөз уртасында ташландык хәлгә килгәннән соң, XVI йөз ахыры – XVII йөз башында рус авылы буларак яңадан торгызыла.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, йон тетү һәм киез итек басу кәсепчелеге киң таралган.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе, су тегермәне эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 437,9 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Арча волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында. Хәзер Кәче авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда Париж Коммунасы исемендәге икенче колхоз оештырыла, 1952 елда Молотов исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1958 елда – “Дуслык” , 1961 елда – “Авангард” колхозы (1993 елдан “Авангард” күмәк предприятиесе).

Фотограф Гыйниятов Б.А. Татарстанның Арча районы Абҗабар авылы урыны

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Халык саны

1782 елда – 61 ир заты;
1859 елда – 146,
1897 елда – 148,
1908 елда – 164,
1920 елда – 173,
1924 елда – 173,
1926 елда – 187,
1938 елда – 165,
1949 елда – 107,
1958 елда – 121,
1970 елда – 38,
1979 елда – 8,
1989 елда – 1 кеше (рус),
2002 елда – даими яшәүче юк.

Фотограф Гыйниятов Б.А. Ташландык нигез. Татарстанның Арча районы Абҗабар авылы

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы