1864 елгы Мәхкәмә реформасын уздыру барышында оештырыла, 1870 елның 8 ноябрендә ачыла.

Җәмәгать судьялары һәм мәхкәмә палатасы вәкаләтләренә карамаган җинаять (закон буенча барлык дәрәҗәләргә һәм милеккә ия булу хокукларыннан яки барлык махсус хокуклардан һәм өстенлекләрдән мәхрүм ителүгә китергән җинаятьләр турындагы эшләр, алар антлы утырышчылар катнашында тикшерелгән) һәм гражданлык (дәгъваның бәһасе 500 сумнан артканда, сәүдә өлкәсеннән кала) эшләрен, бозылган биләү хокукын (биләмәне) торгызу, бәхәсләр һәм үтенечләр буенча күчемсез мөлкәткә милек хокукын тану, варислык хокукларын раслау һәм язма васыятьләр, уллыкка, кызлыкка алу һәм балаларны законлаштыру, ышаныч кәгазен гамәлдән чыгару, нәсел утарларын сатып алу, биләүгә кертү, дворяннар опекалары һәм ятимнәр мәхкәмәләре гамәлләренә карата белдерелгән шикаятьләр, мирас бүлү, раскольникларның хокуклары турындагы эшләрне карый. Составына рәис, рәиснең гражданлык һәм җинаять бүлекләре буенча 2 иптәше (урынбасары), 14 мәхкәмә әгъзасы керә. Судьяларны вазифага губернатор тәкъдим итә, алар император тарафыннан раслана. Казан округ мәхкәмәсе гражданлык, I һәм II җинаять бүлекләреннән, канцелярия, регистратура, касса һәм архивтан тора. Казан округ мәхкәмәсенә секретарьлар, суд тикшерүчеләре, прокурор күзәтчелеге хезмәткәрләре, мәхкәмә приставлары, йомышчылар, нотариуслар, архивариус, антлы ышанычлылар һәм 1874 елдан шәхси ышанычлылар хезмәт күрсәтә (барлыгы 190 лап кеше, 1915). Урыннарда округ мәхкәмәсенең өязләрдән сайланган 18 (1889 елның 12 июле Нигезләмәсе белән гамәлгә кертелә) һәм шәһәрләрдән сайланган 4 әгъзасы (Чистай, Козьмодемьянск һәм Чабаксар шәһәрләрендә) эшли.

Казан округ мәхкәмәсе карарлары белән риза булмаган очракта алар Казан мәхкәмә палатасында һәм Сенатның кассация департаментларында яңадан карала.

РСФСР ХКСның 1917 елның 22 ноябрендә кабул ителгән «Суд турында»гы 1 нче Декреты һәм Казан Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары советының 1918 ел 10 март карары белән бетерелә.

Рәисләре: А.Е.Лазарев (1870–1875), Л.И.Грасс (1875–1894), В.Р.Завадский (1894–1899), В.К.Кудревич (1899–1903), С.В.Дьяченко (1903–1907), Н.Н.Казин (1907–1916), В.В.Туношенский (1916–1918), А.Н.Нехотяев (1918).

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 2. СПб., 1874. Т. 45, отд. 1. № 48517; отд. 2. № 48853, 48926;

Правящая Россия: Полный сборник сведений о правах и обязанностях административных учреждений и должностных лиц Российской империи. СПб., 1906. Ч. 3.

Әдәбият

Долгов Е.Б. Органы суда в Казанской губернии в XVIII — начале XX вв. // Правосудие в Татарстане. 2000. № 2/3.

Автор – Е.Б.Долгов