1939 елда А.М.Тверитинов тарафыннан Тәмте җиләк-җимеш станциясендә чыгарыла.

«Местная красная» сортыннан ирекле серкәләнгән чәчкен.

Талымсыз, югары уңышлы, кышка чыдам. Коккомикоз авыруына бирешми. 2–2,5 м биеклектәге куак. Яшь ботаклары юан, кызгылт-көрән төстә, уртача озынлыкта. Яфраклары вак, озынча сузылган, очлы борынлы, куе яшел төстә, калын кабыклы, тыгыз, ялтыравыклы һәм яхшы күренеп торган җепселле. Сабагы кыска, юан. Чәчәкләре эре, вак кына ак чәчәк төркеменә җыелганнар.

Җимешләре 3,5 г га кадәр авырлыкта, озынча-түгәрәк, кызыл төстә, җимеш сабагына нык береккәннәр, июль ахыры – август башында берьюлы өлгерәләр. Җимеш йомшагы тыгыз, аксыл-алсу төстә, тәме әчкелтем-баллы, бераз авызны бөрештерә. Орлыгы уртача зурлыкта. 3–4 нче елда җимеш бирә башлый. Үсентеләр һәм бөре ялгау юлы белән үрчетелә.

Бу сорт Татарстанда 1956 елда районлаштырыла.

Авторлары – В.А.Наумов, Л.Н.Севастьянова