Биографиясе

1930 елның 11 июле, БАССРның Туймазы районы Исмәгыйль авылы — 2021 елның 2 феврале, Әлмәт шәһәре.

Икееллык мастер-бораулаучылар курсларын тәмамлый (1968).

Хезмәт эшчәнлеген 1942 елда туган авылында башлый.

1949–1994 елларда «Татнефть» АҖнең Әлмәт бораулау эшләре идарәсендә, бораулау остасы (1966 елдан). Беренчеләрдән булып югарымоментлы торба бораулауны, җир астына тиз узуны үзләштерә. Коммерциячел бораулау тизлеге 1 станок-айга 2525 м тәшкил итә.

1970 елда бригада тарафыннан Әлмәт идарәсендә елына рекордлы 30,8 мең м казу эшләре алып барыла. Хаҗиев җитәкчелегендәге коллектив «Татнефть» АҖдә иң яхшылар исәбендә, берничә тапкыр тармак буенча бораулаучыларның Бөтенсоюз социалистик ярышларында призлы урыннарга лаек була.

Герой исеме нефть чыгару буенча 8 нче бишьеллык йөкләмәләрен (1966–1970) үтәгәндә керткән өлеше һәм югары техник-икътисади күрсәткечләргә ирешкәне өчен бирелә.

Бүләкләре

Ленин ордены, «Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Хаҗиев бюсты Дан аллеясында куела (Әлмәт шәһәре).

Әдәбият

Миролюбов И. Хазиев Галимзян Мухаметшинович // Герои Социалистического Труда Татарии (1938–1978): Док. очерки. К., 1980. Кн. 1; 

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.