Дөнья фаунасында якынча 5 төре, Россиядә – 50 дән артык, Татарстан территориясендә алтынкүзләр һәм арыслан бөҗәкләр семьялыгыннан 5 төре теркәлгән.

Канат җәеме 2-7 см, бик күп җепселле һәм күзәнәкле, кайвакыт ачык төстә, еш кына үтәкүренмәле. Авыз аппараты кимерүче типта. Аяклары йөри торган, бары тик мантиспаларның (Mantispa ыругы) алгы пар очлыклары суфи чикерткәләрнеке кебек эләктерә торган. Корсагында церкалар һәм күкәй салгычы юк. Үсеше – тулы әверелешле. Личинкалары камподеясыманнар, чәнчеп суыручы авыз аппаратына әверелгән сузынкы казналыклы. Урта һәм арткы эчәклек арасында бүлем бар, бөҗәк олыгайгач кына ул юкка чыга, шунлыктан эшкәртелеп бетмәгән азык кисәкчекләре курчактан чыкканчыга кадәр эчәклектә туплана.

Олы затлары да, личинкалары да ерткычлар. Азыкның эшкәртелүе организмнан читтә (үрмәкүчләрдәге кебек) бара, личинкалары селәгәй бизләре бүлендекләре белән корбанын үтерә, аннары аның эчендәге сыек азыкны суыра. Кайбер личинкалары төче су бадягы болытсыманнарында (Sisyra ыругы) паразитлык итеп суда җитлегә яки дымлы мүкләрдә (Osmylus ыругы) яшиләр, башкалары (мантиспа) үрмәкүчләрнең күкәй кузыларында паразитлык итәләр.

Комлы туфракта яшәүче арыслан бөҗәкләр бөҗәкләрне аулау өчен махсус конуссыман чокырлар ясыйлар.

Күп кенә челтәрканатлылар бакча һәм урман корткычларын юк итәләр, мәсәлән, алтынкүз личинкалары күбесенчә гөбләләр һәм кортчалар белән туеналар.

Матур алтынкүз (Chrysopa perla) һәм чуар аскалаф (Libelloides macaronius) ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).