Зур гәүдәлеләр, тышкы яктан энә каракларын хәтерләтәләр. 2 меңгә якын төре билгеле, Россиядә – 10.

Татарстанда арыслан бөҗәк (Myermeleon formicarius) гадәти төр санала.

Гәүдә озынлыгы 18-30 мм, мыеклары чукмарсыман, башыннан һәм күкрәгеннән кыскарак; куе соры төстә; корсагы озын, нәзек; канатлары сузынкы, төбенә таба тарайган, куе җепселле, җәелгәндә 56-70 мм, алдагы канатлары коңгырт, башы һәм күкрәкләре саргылт тимгелле; аяклары саргылт-көрән төстә. Җәенке, кыска личинкаларының авыз өлеше озын, алга чыгып тора; җир өстендә яки комда корбаннарын аулау өчен конуссыман чокыр казыйлар. Җир өстендәге төрле бөҗәкләр (аерым алганда, кырмыскалар) бүрәнкә сөзәклегенә эләгеп, ком бөртеге ташкыны белән бергә аска тәгәри һәм аларның җиңел табышына әверелә. Арыслан бөҗәк ачык, яхшы җылына торган урыннарда, нарат урманы буйларында, урман юллары, елга ярлары буенда ком ишелмәләрендә яши. Кич һәм төнлә оча.

Республикада хәзер сирәгәя, саны кими бара. ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Арыслан бөҗәк личинкалары