Биографиясе

1932 елның 26 феврале, БАССРның Илеш районы Түбән Яркәй авылы – 2000 елның 14 декабре, Әлмәт шәһәре.

1958 елдан Әлмәт татар драма театрында.

Иҗаты

Профессиональ сәхнәгә үзешчән театрдан килә, башта кечерәк эпизодларда икенче пландагы рольләрдә уйный.

Аеруча уңышлы рольләре: Хәйрүш («Утлар яна учакта», Г.Ахунов), Әкрам («Сабан тургае», Р.Төхфәтуллин), Хәниф («Ялкынлы яшьлек», И.Абдуллин), Мельников («Васса Железнова», М.Горький).

Сәхнәдә күркәм кыяфәте, хезмәт сөючәнлеге, образны мөмкин кадәр тулырак ачарга омтылуы З.Г.Гыйлемовка зур рольләр башкару өчен юл ача.

З.Г.Гыйлемов башкарган рольләрдән сугыш юлларын узган крәстиян Ярхәм («Син кайтмадың», Н.Терентьев повесте буенча), Кәримҗан («Кар астында кайнар чишмә», А.Гыйләҗев), ышанучан характерлы Вәлиш карт («Минем җинаятем», Ю.Әминев), ветеринар фельдшеры Гарифулла («Синнән башка тормыш юк», С.Шәкүров), инвалид солдат Бикторсан («Анам кыры», Ч.Айтматов повесте буенча), Юлдаш бабай («Сармат кызы Сәринә», Н.Фәттах) психологик тирәнлек һәм үткен драматизм белән аерылып торалар.

Персонажның чын тормышчан социаль-психологик портретын тудырырга омтылып, актёр шул ук вакытта үткен сатирик буяуларны да мул куллана; Хәйри бабай («Биш бармакта биш балдак», А.Гыйләҗев), Склад мөдире («Бәйләнчек», Т.Миңнуллин), Нуретдин («Җилкәнсезләр», К.Тинчурин) образлары – шундыйлар. Актёрның иң яхшы рольләрендә чын тормыш дөреслеге, хәтта, көлкеле ситуацияләрдә дә тирән җитди эчтәлекне ача белүе ярылып ята.

Әдәбият

Рәхимов Җ. Әлмәт татар дәүләт драма театры. Әлмәт, 1994.

Автор – Д.Ә.Гыймранова