РФ территориясендә татарлар тупланып яшәгән төбәкләрдә оештырыла. РФнең 1996 елгы «Милли-мәдәни автономия турында» Законы нигезендә 2005 елга 23 төбәктә ТММА оештырыла: Башкортстан Республикасында (1998), Коми Республикасы (1998), Удмурт Республикасы (2002); Архангельск (1999), Волгоград (1997), Иваново (1999), Кострома (2000), Ленинград (1997), Мәскәү (1999), Новосибирск (2000), Омск (1998), Оренбург (1998), Пермь (1998), Самара (2001), Саратов (1998), Свердловск (1998), Томск (2004), Төмән (1998), Ульяновск (1997) өлкәләрендә; Краснодар краенда, Ханты-Манси автономиясе округында (1999); Мәскәүдә (1998), Санкт-Петербургта (1997).

РФнең ТММАләр теркәлгән төбәкләрендә татар милләтеннән булган 3 млн га якын кеше яши. Түбән Новгород, Чиләбе, Ярославль өлкәләрендә, Красноярск краенда, Ямал-Ненец һәм Ненец автономияле округларында ТММАләр оештыру буенча эш алып барыла. 1998 елның 20 маенда, оештыручылар буларак, Санкт-Петербург, Свердловск, Саратов һәм Ульяновск өлкәләренең ТММАләре штаб-фатиры Казанда урнашкан Федераль ТММАне (ФТММА) нигезлиләр. Оештыру съездында Федераль ТММАнең Уставы раслана, Советы формалаша, ФТММА Фонды булдырыла.

ФТММА Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) составына керә, төбәкләрдәге һәр ТММА БТКның мөстәкыйль әгъзасы булып тора. Россиянең ФТММА татар халкының үзенчәлеген саклау, аның милли мәдәниятен, мәгарифен, телен үстерү мәсьәләләрен хәл итү өчен оештырыла. Төбәкләрдәге ТММАләрнең эшчәнлеге даирәсенә шулай ук мәдәният үсеше, милли традицияләрне саклау мәсьәләләре керә, татар сыйныфлары һәм мәктәпләре ачу, ТР югары уку йортларында татар яшьләрен укыту юнәлешендә чаралар күрелә.

ФТММА рәисләре: И.Р.Таһиров (1998–2002), Р.С.Вәлиев (2002–07), И.И.Гыйльметдинов (2007 елдан).

Автор — Ф.Я.Уразаев