Эчтәлек

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Татарстанның Арча районы Казанка авылы. Гомуми күренеш. 2019

«Казан арты» тарих-этнография музее

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Мәчет. 2019

Татарстанның Арча районы Казанка авылы. «Казан арты» тарих-этнография музее

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Мәчет. 2019

Татарстанның Арча районы Казанка авылы. «Казан арты» тарих-этнография музее

Авылга 1930 елларда нигез салына.

Оешкан көненнән – Арча, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан Арча районында.

Хәзер Үрнәк авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Казанка” колхозы оештырыла, 1948 елда “Победа” колхозы составына керә (Бимәр авылы), 1964 елда “Заря” колхозы итеп үзгәртелә, 1996 елдан “Төрнәле” күмәк предприятиесе, 2017 елдан “Лотфуллин” авыл хуҗалыгы предприятиесе. Халкы күбесенчә авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Авылда китапханә, мәчет бар (2000 елдан).

Фотограф Гыйниятов Б.А. Авыл өе. Татарстанның Арча районы Казанка авылы

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Фотограф Гыйниятов Б.А. Тәрәзә йөзлекләре. Татарстанның Арча районы Казанка авылы

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Халык саны

1938 елда – 81,
1949 елда – 109,
1958 елда – 102,
1970 елда – 131,
1979 елда – 107,
1989 елда – 117,
2002 елда – 172,
2010 елда – 159,
2015 елда – 164 кеше (татарлар).

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Административ бина. 2019

Татарстанның Арча районы Казанка авылы. «Казан арты» тарих-этнография музее

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Балалар бакчасы. 2019

Татарстанның Арча районы Казанка авылы. «Казан арты» тарих-этнография музее