20 гә якын төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача һәм субарктик поясларында таралганнар.

ТР территориясендә 4 төре: ялангач тубылгы (F. denudata), дала тубылгысы (F. stepposa), карама яфраклы тубылгы (F. ulmaria), гади тубылгы (җир чикләвеге) (F. vulgaris) бар. Республиканың барлык территориясендә очрыйлар. Сулык ярларында, далаланган һәм дымсу болыннарда, куаклыкларда үсәләр.

10 нан 180 см га кадәр биеклектәге үсемлек, тамырчасы горизонталь һәм җепсыман тамырлы; гади тубылгының тамырларында шарсыман кабарынкылар бар. Сабагы туры, кабыргалы. Яфраклары каурыйсыман теленмә, сабактагылары вак. Чәчәкләре ак, вак, хуш исле, себеркәч чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше – күпчикләвекчек. Май-июльдә чәчәк ата. Җимешләре июль-августта өлгерә.

Яфрак һәм яшь ботакларында флавоноид, органик кислоталар, каротин, дуплау матдәләре, гликозид, крахмал бар.

Халык медицинасында җир өстендәге өлеше (каты сабакларыннан кала) бөер һәм үт куыгы авыруларыннан, шулай ук тирләтү чарасы буларак кулланыла.

Баллы декоратив үсемлек.

Гади тубылгы