Эчтәлек

Палеогеография алымнары матдә составын, тау токымнарының яту шартларын һәм алардагы органик калдыкларны өйрәнүгә нигезләнә. Палеогеография фация, литология, стратиграфия, тектоника, палеонтология, палеоэкология, климатология, геохимия һәм геофизика тәгълиматлары белән тыгыз бәйләнештә. Берничә юнәлештән тора: палеобиогеография, палеомагнит, палеоэкологик, геохимик һ.б. палеогеографиянең төп эше — палеогеографик һәм литологик-фациаль карталар төзү. Палеогеография XIX йөз уртасында барлыкка килә, аның нигезендә инглиз геологы Ч.Лайель, Россия галимнәре А.П.Карпинский, Н.И.Андрусов, А.Д.Архангельский хезмәтләре ята.

Палеогеографиянең үсешенә Казан галимнәре: Н.А.Головкинский, А.А.Штукенберг, П.И.Кротов һ.б. шактый зур өлеш кертәләр. 1920 еллардан Көнчыгыш Рус платформасының югары палеозой утырмалары фацияләре һәм формацияләрен анализлау алымнары (М.Э.Ноинский, Е.И.Тихвинская, В.И.Игнатьев һ.б.) эшләнә. Пермь утырмалары барлыкка килүнең геохимик шартларын тикшерүләр (Б.П.Кротов, Л.М.Миропольский һ.б.) алып барыла. 1930 еллардан палеогеографик төзелешләр файдалы казылмаларны эзләүдә зарур алшарт була.

XX йөзнең 2 нче яртысында соңгы чор Пермь утырмаларында палеомагнит тикшеренүләре (В.П.Боронин, Б.В.Буров, Д.К.Нургалиев һ.б.) үткәрелә һәм Идел-Кама төбәгенең плейстоцен климат шартлары ачыклана, дүртенчел (А.П.Дедков, О.Н.Малышева, Г.П.Бутаков һ.б.), неоген (Н.В.Кирсанов, А.А.Сабитов һ.б.), акбур, юра (У.Г.Дистанов, С.О.Зорина, В.Н.Незимов һ.б.), Пермь (В.И.Игнатьев, Е.И.Тихвинская, И.Н.Тихвинский һ.б.), ташкүмер һәм девон (И.А.Антропов, Л.С.Тузова, В.Г.Халымбаджа һ.б.), кембрийгача чорларның (Е.М.Аксёнов, А.Н.Диденко, Л.Ф.Солонцов һ.б.) төрле горизонтларының палеотектоник карталары төзелә.

Палеогеографик тикшеренүләр Казан университетында, ЦНИИгеолнерудта, «Татнефть» АҖдә алып барыла.

Әдәбият  

Геология Татарстана: Стратиграфия и тектоника. М., 2003.