Эчтәлек

Евсей Васильевич (? – 1818), сәүдәгәр, Александровлар династиясенә нигез салучы.

Сергей Евсеевич (1792 – 4.12.1870), 1 нче гильдия сәүдәгәр, коммерция советнигы, нәселдән күчмә шәрәфле граждан, Казан күн заводы ширкәте («Товарищество Казанского кожевенного завода на паях») хуҗаларының берсе. 1840 еллар башыннан Россиядә чәй сәүдәсе тотучыларның иң билгелесе. Кияве И.И.Алафузов белән берлектә Казанда зур сәүдә-сәнәгать ширкәтен нигезли («С.Е.Александров и И.И.Алафузов в Казани»). Аңа җитен эрләү (1870 елда 650 кеше эшли, 345600 сумлык әйбер җитештерелә) һәм туку (350 кеше эшли, 300 мең сумлык тукыма җитештерелә) фабрикалары керә. шулай ук алар күн заводының уртак хуҗалары булалар (соңрак С.Е.Александров үз өлешен И.И.Алафузовка бирә). 1842–1844, 1851–1854 елларда Казан шәһәр думасы башлыгы, бер үк вакытта Казан шәһәре җәмәгать банкы директоры. Сәүдәгәрләр биржасын (1866) оештыручыларның берсе. Казан икътисадчылар җәмгыяте әгъзасы, җәмгыятьнең 4 нче бүлеге җитәкчесе. Рус сәнәгатенә һәм сәүдәсенә булышлык итү җәмгыяте рәисе.

Александр Сергеевич (1844, Казан – 1883), 1 нче гильдия сәүдәгәр, нәселдән күчмә шәрәфле граждан, Сәүдәгәрләр банкын (1873) оештыручылардан, аның беренче рәисе. Александровлар пассажы хуҗасы. Атасы вафатыннан соң, 1871 елдан Александровлар сәүдә йортын җитәкли. Александра һәм Николай исемендәге балалар ятимханәләренә, Александровларның шәһәр хастаханәсенә һ.б. ярдәм иткән өчен алтын медаль белән бүләкләнә.

Шулай ук кара: О.С. Александрова-Гейнс.

Әдәбият

Агафонов Н.Я. Казанский летописец. Казань [Е.к.].

Свердлова Л.М. Купечество Казани: дела и люди. Казань, 1998.

Автор – Л.М.Свердлова