Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 1 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 551,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мүлмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Арча, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Мүлмә авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1950 елда авылда “Татарстан” колхозына кушыла (колхоз идарәсе Мүлмә авылында урнаша), 1995 елдан – “Татарстан” күмәк предприятие 2000 елдан – “Татарстан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2010 елдан – “Татарстан” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл янында археология истәлеге – Тимерче авыллыгы (Алтын Урда дәверенең болгар чоры истәлеге) һәм эпиграфика истәлеге – кабер ташлары (XVI йөзнең беренче яртысы) табыла.

Халык саны

1782 елда – 57 ир-ат;
1859 елда – 299,
1897 елда – 394,
1908 елда – 399,
1920 елда – 347,
1926 елда – 387,
1938 елда – 400,
1949 елда – 386,
1958 елда – 223,
1970 елда – 270,
1989 елда – 152,
2002 елда – 97,
2010 елда – 76,
2017 елда – 69 кеше (татарлар).