- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тукай районындагы авыл, Аулаш елгасының югары агымы буенда, Чаллы шәһәреннән 28 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
1678 елдан яңа чукындырылган татарлар яшәгән Бачкеева (Бекчюрова) Пустошь аывылы буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Мартыш Баш, Мартыш Бикчи Пустыш, Мартыш Актеева Пустыш исемнәре белән дә искә алына.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары (ясаклы керәшен татарлар) һәм элекке экономик крестьяннар катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чабата үрү тарала.
XX йөз башында авылда су тегермәне, ярма яргыч эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 601,7 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Афанас волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 26 июленнән – Тукай) районында.
Хәзер – Иштирәк авыл җирлегендә.
1931 елда «Красный Мартыш» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда – «Трактор» колхозы (үзәк утары – Иштирәк авылы), 1958 елдан – Чкалов исемендәге колхоз (үзәк утары – Биклән авылы), 1970 елдан – «Бүләк» совхозы (үзәк утары – Иштирәк авылы), 1997 елдан – шул ук исемдәге җитештерү кооперативы, 2010 елдан «Иштирәк» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.
1748 елда – 49,
1762 елда – 48,
1811 елда – 45 ир-ат;
1834 елда – 109,
1870 елда – 241,
1920 елда – 555,
1926 елда – 565,
1938 елда – 548,
1949 елда – 369,
1958 елда – 380,
1970 елда – 343,
1979 елда – 149,
1989 елда – 70,
2002 елда – 70,
2010 елда – 143 кеше (мөселман татарлар, керәшен татарлар),
2020 елда – даими яшәүчеләр юк (торак пунктның Түбән Кама сәнәгать төйнәлешенең санитар-саклаулы зонасына керүе сәбәпле).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.