Эчтәлек

Авылга 1768 елдан соң нигез салына. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1880 еллар уртасындагы көчле янгыннан соң халкының бер өлеше күрше торак пунктларга күченә.

1908 елда авылда чиркәү-приход мәктәбе ачыла.

Авыл җәмәгатенең имана җире 734,6 дисәтинә тәшкил итә.

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Чепья волостена керә. 1921 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан –  Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Чепья авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “КИМ” колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Архипов), 1995 елдан “Труд” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә, 2003 елдан “Труд” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.

1930 елларда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 2011 елда ябыла.

Хәзер фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авылның көньяк-көнбатыш ягында Тагашур археология табылдыклары (неолит, бронзаның соңгы чоры дәверләре) ачыклана.

Халык саны

1795 елда – 25,
1811 елда – 74 ир-ат;
1897 елда – 71,
1905 елда – 256,
1920 елда – 333,
1926 елда – 266,
1938 елда – 340,
1949 елда – 142,
1958 елда – 147,
1970 елда – 156,
1979 елда – 141,
1989 елда – 122,
2002 елда – 129,
2010 елда – 132,
2015 елда – 128 кеше (удмуртлар).