Яшел Үзән районы Берновые Ковали авылыннан көньяк-көнбатыштарак һәм Биектау районы Семиозерка авылыннан төньяктарак урнашкан. Урман массивы Солонка (Солоница) елгасының уңъяк яры буенда (Шәһәр яны урманчылыгының Кызыл Октябрь участок урманчылыгы өлеше).

1986 елда билгеләнә.

Мәйданы 118,9 га.

Текә тау битендәге чыршы, нарат, юкә, каен һәм усактан торучы ылыслы-яфраклы урман участогын били. Яшь агачлардан — ак чыршы, куаклыклардан чикләвек, кабар агачлары, зелпе үсә. Үлән капламында сәрдә, зибык уты, чәчсыман күрән өстенлек алган. ТРның Кызыл китабына кертелгән сәхләбчәләр вәкилләре һәм башка үсемлекләрнең сирәк төрләре: абага гөл, кызыл серкәбаш, ике яфраклы төнге миләүшә, чын башмакчәчәк, кызыл җиләкле бүре бөресе, гади бүре җиләге, яшел чәчәкле каеш яфрак үсә. ТР фаунасы өчен сирәк төр — гади төн күгәрчене оялый.

Җир асты су чыганаклары (шул исәптән 2 чишмә — христианнарның изге урыны) бар.