Эчтәлек

XIX–XX йөз башында Казан губернасында киң тарала. Зәргәрчелек һөнәрчелеге белән XIX йөздә татарлар, башлыча, Казанда, Казан артында, Казан, Мамадыш һәм Чистай өязләрендә, Пермь губернасының Пермь өязендә шөгыльләнәләр.

XIX йөз уртасы – татар зәргәрчелек һөнәрчелеге чәчәк аткан вакыт; тикшеренүчеләр билгеләп үткәнчә, бизәнү әйберләренә булган җирле ихтыяҗны күпчелек очракларда татар осталары канәгатьләндерә.

XIX йөз ахырында руслар яшәгән төбәкләрдә – Лаеш өязенең Балык Бистәсе, Тәтеш өязенең (хәзерге Кама Тамагы районы) Богородское авылларында, Тәтеш шәһәрендә дә зәргәрчелек һөнәрчелеге үсеш ала. Рус осталарының күпләп җитештергән әйберләре сыйфат ягыннан татар осталарыныкыннан түбәнрәк була, шунлыктан арзанрак торалар. Балык Бистәсе осталары югары сыйфатлы әйберләр дә эшлиләр, һәм аларга чит илләрдә дә (Германия, Бөекбритания, Англия, Америкада) ихтыяҗ зур була.

Татар осталары күбесенчә алтын һәм көмеш, еш кына алтынланган көмеш белән эш иткәннәр. Кою, чүкү, уеплау, каралту, җепкыр, шулай ук бөртекләү, кырлау алымнары кулланганнар. Беренче ике алым гадирәк һәм арзанрак әйберләр (тәңкәсыман аеллар, жетоннар, асылмалар) эшләгәндә кулланылган. Беләзекләр һәм йөзекләр ясаганда уеплау һәм каралту ысуллары бергә кушып башкарылган. Җепкыр, бигрәк тә аның татар осталары гына булдыра ала торган күпертмә яки рельефлы үрнәкләре аеруча матур, катлаулы һәм зиннәтле була. Бизәкләү өчен асылташлар һәм ярымасылташлар кулланылган, зәңгәр һәм яшел, сирәгрәк сары һәм кызыл төсмерле минераллар өстенлек иткән. Һөнәрчелек белән, асылда, гаиләнең барлык әгъзалары да шөгыльләнгән.

1911 елда Казан губернасында зәргәрчелек һөнәрчелеге белән 290 кеше (шул исәптән 109 рус) мәшгуль булган.

Әдәбият      

Воробьёв Н.И. Казанские татары: этно­графическое исследование материальной культуры дооктябрьского периода. К., 1953;

Суслова С.В. Татарские ювелирные украшения. К., 1980;

Халиков Н.А. Промыслы и ремесла татар Поволжья и Урала (середина XIX – начало XX вв.). К., 1998.