Биографиясе

1932 елның 17 феврале, Кырым өлкәсенең Джанкой шәһәре — 1978 елның 28 декабре, Казан.

Казан химия-технология институтын тәмамлый (1954), 1961 елдан шунда ук эшли, 1971 елдан органик һәм нефтехимик синтез нигезләре технологиясе кафедрасы мөдире.

1957–1960 елларда Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү кинофотоинститутының Казан филиалында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре мышьякорганик кушылмаларга карый. Чернокальский кислородлы мышьяк кушылмаларының реакция мөмкинлеген тикшерә, чыгарылмаларын синтезлау алымнарын тәкъдим итә һәм физик-химик үзлекләрен өйрәнә. Мышьякның гетероциклик чыгарылмалары үзлекләрен синтезлап тикшерә, аларны алу технологиясен эшләү белән шөгыльләнә (югары биологик активлыгы аркасында бу чыгарылмалар утырткыч кушылмалар буларак диңгез судноларының суасты өлешен биокоррозиядән, майлаучы-суытучы сыекчаларны, технол. майлагычларны һәм үзагачны биотаркалудан, әйләнешле су тәэминаты системаларын биомасса үсүдән саклау өчен кулланыла).

Чернокальский антигельминт активлыкка ия, буй үсүне стимуллаштыра торган мышьяк кушылмаларын; бозауларда бронхопневмония чирен дәвалау чараларын, шулай ук шешкә һәм вируска каршы препаратлар эшли.

Уйлап табуга 20 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре           

Методы синтеза и реакции эфиров кислот мышьяка // Реакции и методы исследования органических соединений. М., 1964. Кн. 13 (автордаш); 

Влияние заместителей на реакционную способность мышьякорганических соединений // Строение и реакционная способность органических соединений. М., 1978 (автордаш); 

Структура и реакционная способность пятихлористого фосфора // Успехи химии. 1978. Т. 47, № 8 (автордаш).

Әдәбият           

Выпускники — гордость Казанского технологического университета: Краткий  биогр. справ. К., 2009.                          

Автор — В.Г. Абзалова