Эчтәлек

1918 елның 9 сентябре, Казан губерниясе, Чистай өязе Бахта авылы — 2011 елның 20 сентябре, Казан.

Татар сәнгать техникумының театр бүлеген тәмамлаганнан соң (1938), Татар академия театрының колхоз филиалына (соңрак Татарстан Республика күчмә театры) эшкә килә.

1952 елдан Татар академия театры актрисасы.

М.Әблиев пьесасы буенча куелган «Шәмсекамәр» спектаклендә Разия ролен Минкина ышандырырлык һәм истә калырлык итеп башкара.

Зур осталык белән Галия («Урманда», Ф.Хөсни), Гөлзадә (Р.Ишморатның шул исемендәге әсәре буенча), Людмила («Соңарган мәхәббәт», А.Н.Островский), Мәфтуха («Яшь йөрәкләр», Ф.Бурнаш), Фатыйма, Миңлекамал («Тормыш җыры», «Миңлекамал», М.Әмир) образларын иҗат итә. Минкина башкаруында Миңлекамал образы түзем, кыю, фидакарь, нык ихтыяр көченә ия булган һәм, бөек җиңүгә зур ышаныч белән яшәп, тылда тырыш хезмәт куйган хатын-кызларга гимн булып яңгырый. Бу образ, республика авылларына гастрольләр белән баргач, актрисага очрашып күрешергә туры килгән күп кенә реаль шәхесләрнең (прототипларның) сыйфат үзенчәлекләрен туплаган.

Татар академия театры сәхнәсендә Минкинаның иҗат биографиясе травести (яшүсмер егетләр) рольләрне уйнаудан башлана. Аның беренче роле — К.Тинчурин пьесасы буенча куелган «Зәңгәр шәл» спектаклендәге Малай образы. Минкина башкаруында тынгысыз, кызыксынучан, шул ук вакытта бераз мәгънәсезрәк тә бу малай тамашачының игътибарын тышкы детальләрнең сәнгатьчә байлыгы, кичерешләр ихласлыгы, тормышчан булуы белән җәлеп итә.

Минкина, Гыйльмениса («Чаткылар», Т.Гыйззәт), Биби, Туганым («Бәхетсез егет», «Банкрот», Г.Камал), Сәрвәр («Сүнгән йолдызлар», К.Тинчурин), Екатерина («Яшь йөрәкләр», Ф.Бурнаш), Фәтхия («Татар хатыны ниләр күрми», Г.Ибраһимов), Хәмдебану, Рәхимә, Зәйтүнә («Әлдермештән Әлмәндәр», «Моңлы бер җыр», «Әниләр һәм бәбиләр», Т.Миңнуллин), Зилә («Ләйсән ире Хәсән», Ю.Сафиуллин), Әби («Бәхетлеме син?», М.Садыйкова) кебек характерлы рольләр башкарып, милли театр сәнгатенә аеруча зур өлеш кертә.

Г.Болгарская, Ф.Ильская, Г.Камская традицияләрен дәвам иткән Минкина иҗаты үтә дә заманча. Милли характерлар иҗат итеп, аларга таныш төсмерләр биреп, актриса киң гомумиләштерүләргә һәм бер үк вакытта аларның символик яңгыраш алуына омтыла.

Ул тудырган образлар асылы белән халыкчан һәм милли фольклорга якын.

Минкина кинога да төшә (Г.Ахуновның «Хәзинә» романы буенча төшерелгән фильмда — Мәгыйшә; «Зифа оныгы Ришат» фильмында — Зифа).

Әдәбият

Илялова И.Г. Камал театры артистлары=Артисты театра им. Г.Камала: Биогр. белешмәлек. К., 2005;

Народные артисты. К., 1980;

Илялова И. Театр имени Камала. К., 1986.

Автор Д.Ә.Гыймранова