Озынлыгы 42 км, бассейнының мәйданы 215 км2.

Елга башы Питрәч районы Кощаково авылыннан 5 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы Казанның Совет районы Кече Дербышки авылында; төп агымы Биектау районы территориясендә.

Елга башының абсолют биеклеге 170 м, тамагыныкы — 53 м. Абсолют биеклеге 130–150 м булган калкулыклы платодан тора, озынча ерым-сызалар (4–5 км озынлыкта) системасы белән ергаланган. Нокса бассейнының шактый өлеше сукаланган һәм анда авыл хуҗалыгы культуралары үстерелә. Лёссыман делювиаль комсыл балчыкта соры җиңелчә көлсу туфраклар өстенлек итә.

Катнаш һәм киң яфраклы урманнар, тугай, болын үсемлекләре үсә. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 6%.

Елга үзәне асимметрияле: югары агымында сулъяк сөзәклеге, ә урта һәм түбән агымында уңъягы текәрәк. Үзән сөзәклекләрендә җир өслегенә якын ятучы доломит-известьле катламнарда хасил булган карст бүрәнкәләре бар.

Нокса бассейнында ерым эрозиясе көчле үсеш алган; ерым челтәренең уртача тыгызлыгы Константиновка авылы янында, эрозияле киселешнең тирәнлеге 75–85 м булганда, 0,9–1,1 км/км2 га җитә.

Елга юлы бормалы, тармакланмаган, киңлеге 2–8 м. Плесларда иң зур тирәнлек 0,8–1,5 м, сайлыкларда 0,3–0,5 м; агым тизлеге ярашлы рәвештә 0,1–0,2 м/с һәм 0,3–0,4 м/с тәшкил итә. Ноксаның 1,7 дән 7,4 км га кадәр озынлыктагы 7 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,34 км/км2.

Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Язгы ташу апрельнең беренче ункөнлегендә башлана, еллык агымның 80% ка кадәре шушы вакытка туры килә. Плеслы күлләр челтәре хасил итеп, җәен елга урыны-урыны белән кибә; агымның кимүе елга төбендәге көпшәк утырмаларның һәм бассейнындагы карст бушлыкларының шактый суны йотуы белән бәйле. Елга җәйге чорда, нигездә, җир асты чыганакларыннан туена. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25–3 л/с·км2. Урта агымда суның уртача күпьеллык чыгымы 0,008 м3/с, тамагында — 0,02 м3/с.

Гадәттә, ноябрьнең беренче яртысында, боз кату белән кышкы саегу башлана. Боз катуның уртача озынлыгы 140–150 көн. Кыш ахырында бозның калынлыгы 55 см га җитә. Елганың аерым участоклары, җир асты сулары чыгышлары һәм сәнәгать предприятиеләре агынтылары урынында, кыш буена диярлек боз белән капланмый.

Суы гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы типта, язын йомшак (1,5–3 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6–9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200–300 мг/л, җәен 700–1000 мг/л. Н. бассейнында суның гомуми күләме 0,54 млн. м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла.