Эчтәлек

Чәчәкчелек. «Майский» теплица комбинаты

Яшел Үзән районы

Чәчәкчелек чәчәк бәйләме ясау, оранжерея һәм ачык грунтта яшеллек булдыру өчен, шулай ук торак йортлар һәм җитештерү биналарын бизәү өчен декоратив максатларда үсемлекләр һәм матур чәчәк атучы үсемлекләр үстерү һәм аларның селекциясе белән шөгыльләнә.

Үсемлекләрнең составы һәм билгеләнеше буенча ачык һәм ябык грунт чәчәкчелеге төрләренә аерыла. Ачык грунтта җирле шартларга яраклашкан күпьеллык һәм берьеллык чәчәк культуралары үстерелә. Ябык грунтта җылы яратучылар, бүлмә гөлләре үстерелә, сирень һәм лаләләрнең кышкы чорда үсешен тизләтү уздырыла.

XVIII йөз башында Россиядә чәчәклекләр белән архитектура бакчалары һәм парклар булдырыла башлый. Эре һәвәскәр чәчәкчелек Россиядә нигездә алпавыт һәм шәһәр утарларында туплана. Сәнәгый чәчәкчелек, чәчәк һәм аларның орлыкларын сату белән Россиядә башлыча чит ил фирмалары шөгыльләнә.

Совет хакимияте елларында чәчәкчелек шактый уңышка ирешә, моңа шәһәрләрне, сәнәгать үзәкләрен, эшчеләр поселокларын, авыл торак пунктларын реконструкцияләү һәм төзекләндерү ярдәм итә. Заводлар каршында «яшел цехлар» булдырыла, аларда завод территориясен яшелләндерү өчен чәчәкләр һәм декоратив үсемлекләр үстерелә. Казанда 1934 елда бакча, парк, скверларны һәм яңа яшел объектларны карап тоту буенча бүлек оештырыла — хәзер Казан шәһәр муниципаль унитар предприятиесе «Горводзеленхоз» тресты; ул шәһәрнең 99 парк, бакча һәм скверларын (гомуми мәйданы 261 га) карап тора. Чаллы шәһәрендә 250 чәчәклек санала: мәйданы 70 мең м2, якынча 100 төр чәчәк үстерелә.

Республиканың барлык шәһәр һәм торак пунктларында территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү белән шөгыльләнүче махсус учреждение бар. ТРда сәнәгый чәчәкчелек «Майский», «Резонанс» теплица комбинатларында, «Казан» совхозында алып барыла, алар шәһәр һәм район үзәкләрен яшелләндерү өчен чәчәк үсемлекләренең утырту материаллары, шулай ук халыкка сату өчен чәчәк бәйләмнәре белән төп тәэмин итүчеләр. 2002 елда «Резонанс» комбинаты 1,2 га мәйданда яңа европа технологияләре буенча розалар үстерә башлый, 2010 елда 800 мең роза сатыла.

ТРның барлык территориясендә чәчәкләр үстерү белән һәвәскәр-чәчәкчеләр шөгыльләнә.

Әдәбият      

Киселёв Г.Е. Цветоводство. М., 1964; 

Выращивайте цветы. К., 1978; 

Юскевич Н.Н., Лунц Л.Б. Озеленение городов России. М., 1986.

Автор — Р.Ә.Әсретдинова