Чын фамилиясе һәм исеме – Хәлимов Борис Нәҗметдин улы.

Биографиясе

1942 елның 1 гыйнварында БАССРның Миякә районы Бәләкәй (Кече) Кәркәле авылында туган.

Татар һәм рус телләрендә яза.

Казан университетын (1968), А.М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларны (Мәскәү, 1985) тәмамлый.

1968–1971 елларда Түбән Кама шәһәрендә нефть химиясе комбинаты төзелешендә эшли.

1971 елдан Уфада яши: «Совет Башкортстаны» газетасында әдәби хезмәткәр, Урал-Себер магистраль нефть үткәргечләр идарәсендә өлкән инженер (1975–1982), Башкорт академия драма театрында әдәби бүлек мөдире (1982–1983).

1991 елдан Чаллы шәһәрендә яши, «Аргамак» журналында мөхәррир (1995 кадәр).

1997–2001 елларда Милли Мәҗлес рәисе.

Иҗаты

Беренче шигырьләре 1960 елларда нәшер ителә. Тормышны сөю пафосы белән сугарылган «Беренселәр» (башкорт телендә, Уфа, 1974), «Курай» (М., 1978; русчага тәрҗемәдә), «Йөрәгемдә етмеш параллель» (башкорт телендә, Уфа, 1978), «Мәхәббәттән язмыш башлана» (Уфа, 1982), «Таң сәфәре» (Уфа, 1985), «Яфраклар җиле» («Ветер листьев», М., 1987), «Йөрәк ташы» (1990), «Тилергән сирень» (2003), «Колмак җыя кызлар» (2009) шигырь җыентыклары; «Набат белән Нәүфисә турында риваять» (1969), «Печән чапканда» (1970), «Эксперимент – 86» (1988) поэмалары авторы.

Хәлим поэзиясенә поэтик фикерләүнең хислелеге һәм кинаялек, лирик башлангычның өстенлеге, арузның верлибр белән кушылуы хас.

«Өч аяклы ат» повесте (1998), «Татар вакыты» романы (2002; русчага тәрҗемәдә «Московское время», 2005) геройлары – иҗади хезмәт кешеләре, дөреслек, гаделлек өчен, сугышларга һәм ирексезләүләргә каршы көрәшүчеләр.

«Хунвейбин» социаль-психологик роман-эпопеясында (2011) эмигрант татар гаиләсенең берничә буыны үрнәгендә ХХ йөз вакыйгалары чагылдырыла.

«Сагыш китабы, яки Абориген язмалары» («Книга печали, или Записки аборигена», Вильнюс, 1991), «Гомеремнең ун көне, яки Бер җинаять эзеннән» (Тольяти, 1996), «Җиңелмәс чечен» («Этот непобедимый чеченец», Чаллы, 1996), «Империяне үтерү» («Убить империю», Йошкар-Ола, 1997), «Минем Түгәрәк Имәнем» (Уфа, 1999), «Яңа сагыш китабы, яки Минзәлә Гаагадан еракмы?» (2002), «Паспортны төзәтербез дә, башкорт булыр» («Переправим паспорт, вот и будет башкорт», Чабаксар, 2002) һ.б. публицистик әсәрләре СССРдагы милли мәсьәләләргә, татар һәм башкорт халыклары язмышларына, Чечен республикасындагы сугышка багышлана.

«Мәңгелек мизгел» әдәби портретлар (1986), тәнкыйть мәкаләләре, эсселар авторы.

Хәлимнең «Җанчишмә» (1983) һәм «Пәри туе» (1990) пьесалары төрле елларда Башкорт академия театры сәхнәсендә куелалар, балалар өчен язылган «Биктырыш» поэмасының (1975) сәхнәләштерелгән варианты Уфа курчак театрында куела.

Хәлим әсәрләре казакъ, төрек, литва, кырымтатар телләренә тәрҗемә ителә.

Бүләкләре

ТР Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге бүләге лауреаты (2003).

Әсәрләре

Пьесалар, яки Мин нигә драматург булалмадым? Казан, 2004.

Жить хочется!.. Набережные Челны, 2010.

Әдәбият

Талант. Шәхес. Язмыш: 2 томда. Яр Чаллы, 2007.

Әдипләребез: Биобиблиографик белешмәлек. Казан, 2009. Т. 2.

Автор – Р.Х.Сверигин