Биографиясе

1815 ел, Саратов губернасы Хвалынск шәһәре — 1890 елның 10 декабре, шунда ук.

Начётчик (иске дин тарафдарлары йолалары белгече), соңрак Хвалынскида иске дин тарафдарлары җәмгыяте җитәкчесе.

1855 елдан — рухани, соңрак — монахлыкта.

1856 елдан Рус православие иске дин тарафдарлары чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе епискобы, идарәчесе.

Эзәрлекләүләрдән шикләнеп, епархия белән, башлыча, Хвалынск янындагы яшерен Черемшан иске дин тарафдарлары монастыреннан торып идарә итә, чит кеше документлары белән Казанга бик еш килә.

Пафнутий иске дин тарафдарларының иң абруйлы эшлеклеләренең берсе була, аның күпсанлы хезмәтләре кулъязма хәлендә тарала. Иске дин тарафдарларының Россиядәге дәүләт төзелешен һәм хакимлек итүче патриарх чиркәвен бәяләгәндә бер чиктән икенчесенә ташлануларына каршы чыга. Аның шәкерте епископ Александр (Богатенко) 1920 елларда Рус православие иске дин тарафдарлары чиркәвенең гамәлдәге җитәкчесе була.

Хезмәтләре

Нечаянная беседа на берегу озера «Кабана» невдалеке от архиерейского загородного дома. К., 1872;

Записки по народным беседам иеромонаха Пафнутия. М., 1877;

Письмо епископа Пафнутия // Старообрядческая мысль. 1915. № 1–12.

Әдәбият

Мельников Ф.Е. Краткая история древлеправославной (старообрядческой) церкви. Барнаул, 1999.

Автор  — Е.В.Липаков