- РУС
- ТАТ
Татарстанның Югары Ослан районындагы авыл. Югары Ослан авылыннан 41 км көньяк-көнбатыштарак, Сөлчә елгасының уң кушылдыгы буенда урнашкан
1920 елларда нигез салына.
Оештырылган вакытыннан ТАССРның Зөя кантонына керә. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1935 елның 10 февраленнән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.
Хәзер Ямбулат авыл җирлеге составына керә.
Күмәкләштерү елларында авылда Пушкин исемендәге колхоз оештырыла, 1949 елдан – авыл Сталин исемендәге (Ямбулат авылы), 1957 елдан – “Приволжский” совхозы (Мәйдан авылы), 1964 елдан “Заря” совхозы (Ямбулат авылы) составында. 2000–2011 елларда “Татплодоовощпром” (Крестниково авылы) концернының “Заря” филиалы составына керә.
Авыл тирәсендә археология истәлеге – Кызылъяр торулыгы (бронза гасырның Казан яны культурасы) табыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.