Биографиясе

1950 елның 5 декабрендә Татарстанның Саба районы Сабай авылында туган.

Казан театр училищесен (1971) һәм Казан университетын (1989) тәмамлый.

1973–1975 елларда ТАССР Министрлар Советы каршындагы телевидение һәм радиотапшырулар комитетында режиссер ярдәмчесе, 1987–1990 елларда Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият бүлеге мөхәррире.

1980 елларның икенче яртысыннан публицистик язмалары республика газеталарында күренә башлый.

«Болын» исемле беренче жыентыгы 1986 елда басыла.

Балаларга атап язылган, Идел буе Болгары һәм татар халкы тарихын чагылдырган хикәяләр китабы («Сәнгать дөньясына сәяхәт», 1989), повесть һәм новеллалары тупланган «Моң» җыентыгы (1991), «Кара урман» романы (1997), «Безне онытмагыз» (1998) исемле пьесалар китабы, «Дәверләр күчешендә» (1998), «Хаҗ көндәлеге» (1999), «Заман. Милләт. Кеше» (2000), «Туфаннан таралган татар» (2003) дип аталган публицистик мәкаләләр җыентыклары, «Күңел карлыгачлары» (2000), «Соңгы намаз» (2000), «Ахырзаман афәте» (2002) повестьлары, Һ.Такташ иҗатына багышланган «Мишәрнең бөек улы» (2001) китабы, «Алыплар илендә» романы (2003), «Бәхет ачкычы» җыентыгы (2004), «Кырык сырт» романы (2006) һәм башкалар укучыларга билгеле.

Ф.Бәйрәмова әсәрләренең төп темасы – кеше һәм табигать, шәхес һәм коллектив, ныклы тормыш позициясе сайлау һәм характер формалашу, кеше күңелендәге үзгәрешләрне җентекләп күзәтү.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге лидерларыннан берсе (1989–1991) һәм «Иттифакъ» партиясен оештыручы (1991 елдан аның рәисе), Төрки халыклар ассамблеясы рәисе урынбасары (1991 елдан), Милли Мәҗлес рәисе (1994–1997).

1990–1995 елларда ТР Югары Совет депутаты.

Әдәбият

Зөлкарнәй Ф. Яшәеш һәм иҗат // Чакма чакмый ут чыкмый. Казан, 1991.

Рәшит Ә. Милләтнең сөеклесе // Заман. 2000. 15 дек.

Хәлим А. Гаделлек сагында // Мирас. 2000. № 12.

Автор – А.Н.Хәлим