Эчтәлек

Мәйданы — 9,6 млн км2 тирәсе. Башкаласы — Пекин.

Илнең төньяк-көнчыгышына, Маньчжуриягә Идел-Урал татарлары XIX йөз ахырында Кытай-Көнчыгыш тимер юлы төзелешенә эшкә киләләр, төзелеш беткәннән соң, күбесе шунда эшкә кала. Беренче күчеп килүчеләр арасында Пенза һәм Тамбов губерналарыннан татар сәүдәгәрләре дә була, алар мех, йон, тукыма һәм кием-салым белән сәүдә итүне җайга сала. Татарлар, башлыча, Маньчжуриянең шәһәр үзәкләрендә (Маньчжурия, Харбин, Хайлар, Цицикар, Гирин, Чанчунь, Мукден, Аньшань, Дайрен (Далянь) һ.б.), порт шәһәрләре Шанхайда һәм Тиентсинда төпләнә. Һәр шәһәрдә диярлек төрки-татар милли-дини җәмгыяте эшли; татарларның кибетләре, буфет һәм рестораннары ачыла, зур шәһәрләрдә һәм тимер юл станцияләрендә (Харбин, Хайлар, Мукден һ.б.) татар бистәләре барлыкка килә.

1920 елларга татарлар саны 10–15 меңгә (1945 елда— 5 меңләп) җитә. 1920–1930 елларда Харбин шәһәрендә «Ерак Көнчыгыш», «Чаткы», «Меңьеллык мәчете», «Бәйрәм нуры» газеталары, «Татар әлифбасы», «Хисап» дәреслекләре, Г.Тукайның сайланма әсәрләре нәшер ителә. 1935 елдан Мукден шәһәрендә «Милли байрак» газетасы чыга башлый. 1935 елның февралендә Ерак Көнчыгыш Идел — Урал татар-мөселманнарының беренче, 1941 елда икенче корылтае уздырыла.

Кытайның күп кенә төньяк-көнчыгыш шәһәрләрендә (Харбин, Маньчжурия, Хайлар, Мукден, Дайрен, Гирин һ.б.) мәчетләр эшли. 1920 елларда Маньчжурия татар милли хәрәкәтендә катнашучыларның күбесе (Г.Исхакый, Ф.Туктаров, Г.Терегулов һ.б.) өчен эмиграция урыны булып китә.

Татарларның башка, тагын да зуррак төркеме XIX–XX йөзләр арасында Кытайның төньяк-көнбатыш өлешендә һәм Көнчыгыш Төркестанда оеша, ул, башлыча, Шәрекъ илләре белән сату итүче сәүдәгәрләрдән тора. Садретдиновлар, Мөслимовлар, Салиховлар, Габитовлар, Усмановлар, Алдагаровлар, Миршановлар, Юлдабаевлар кебек атаклы сәүдәгәрләр һәм эшкуарлар була. Татарлар күбесенчә Өремче, Голҗа, Чүгүчәк шәһәрләрендә яши. Монда алар тегү фабрикалары, тире эшкәртү һәм май заводлары, төрле остаханәләр, типография, китапханәләр, мәктәпләр, 2 мәчет ачалар. 1949 елга кадәр Өремче шәһәрендә татар театры эшли. К.Халиди, Г.Буби, Б.Шаһиди, Ф.Г.Мөслимовларның тормышы һәм хезмәт эшчәнлеге Көнчыгыш Төркестан белән бәйле.

1950–1960 елларда, Кытайда социаль «экспериментлар» («зур сикереш», «культура революциясе» һ.б.) үткәрелү сәбәпле, күп кенә татарлар Австралия, Төркия, Япония, АКШ һәм СССРга күчеп китәргә мәҗбүр булалар.

1990 еллар ахырыннан ТР һәм Кытай арасында икътисади һәм мәдәни багланышлар үсеш кичерә. 2007 елның мартында Кытай Халык Республикасы Рәисе Ху Цзиньтао Казанда булып китә.

Казан югары уку йортларында Кытайдан килгән 200 ләп студент һәм аспирант, шул исәптән Шөнҗан-Уйгыр автономияле районыннан 40 ка якын татар укый.

2011 елда Чүгүчәк, Өремче, Голҗа шәһәрләрендә Сабан туйлары уза.

Әдәбият

Йөртә безне язмышлар: Фәнни-популяр очерклар. К., 1992;

Дәүләт Н. Ерак көнчыгыштагы татар-башкортларга ни булды. К., 2005.