Тарихы

1602–1603 еллардан Саларан буларак мәгълүм (башка мәгълүматлар буенча, XVI йөз уртасында нигез салына). XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (ясаклы татарлар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту, умартачылык кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, 2 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, тимерче алачыгы, 5 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2647 дисәтинә (Рус Сараланы поселогы белән бергә) тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Саралан волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

1953 елда Куйбышев сусаклагычы булдырылганнан соң, авыл 5 км югарырак күчерелә.

Хәзер Татар Сараланы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Яңа Алан” колхозы (беренче рәисе – Г.Шәйдуллин) оештырыла, 1949 елда аңа “Красный Октябрь” колхозы (Рус Сараланы поселогы) берләштерелә. 1957 елдан – “Комсомольский” совхозы (Астраханка, Дятлово, Макаровка, Атабай, Күнтәч, Нармонка, Сапуголи, Сиңгел, Ташкирмән, Тетеево авыллары, Рус Сараланы поселогы) составына керә, 1967 елдан – “Атабай” совхозы, 1978 елдан – “Мишә” совхозы, 1991 елдан – “Саралан” совхозы, 1997елдан “Саралан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Хәзер мөгезле эре терлек, атлар үрчетү, сөт җитештерү буенча шәхси предприятиеләр эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында авылда крәстиян яшьләр мәктәбе (мәдрәсә бинасында) ачыла, 1928 елда – җидееллык, 1937 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1985 елда янып юкка чыга, укыту иске хастаханә бинасында алып барыла), 2012 елда ябыла.

1928–1979 елларда авылда стационар хастаханә эшли.

Авылда китапханә (1931 елда кулак Ш.Әхмәтгалиев йортында уку өе буларак ачыла, хәзер клуб бинасында), клуб (1943 елдан мәчет бинасында, 1986 һәм 2017 елларда яңа биналары төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1999 елдан) бар.

Клуб каршында “Сары алан” вокаль коллективы (1990 елдан) эшли.

Авыл территориясендә “Авыл күле”, “Карамалы чокыр”, “Яксаз” урнашкан.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре ачыклана: Югары Кордон табылдыгы (Казан яны культурасы), Болын өсте туктаулыгы (Казан яны культурасы).

Авылдан көньяктарак Саралан урманы урнашкан, ул Лаеш урман хуҗалыгының нигезен, 1960 елдан – Идел-Кама дәүләт табигать биосфера тыюлыгының Саралан участогын тәшкил итә. Авылдан 1,5 км төньяк-көнбатыштарак табигать истәлеге – “Мүкле күл” урнашкан. 1961 елда авыл Идел-Кама дәүләт табигать тыюлыгы зонасына керә.

Күренекле кешеләре

Б.С.Алишев (1954 елда туган) – психолог, психология фәннәре докторы, профессор, РФ Хөкүмәте бүләге лауреаты;

Х.В.Иксанов (1961 елда туган) – терапевт, медицина фәннәре докторы, ТРның атказанган табибы;

И.В.Иксанова (Гарипова) (1966 елда туган) – шагыйрә, ТР язучылар берлеге әгъзасы;

Ф.Ф.Ханафиев (1959 елда туган) – икътисад фәннәре докторы, профессор, Россия Салым хезмәтенең Мари Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе (1997–2015 елларда), Мари Республикасы икътисадны үстерү һәм сәүдә министры (2016–2017 елларда), Мари Республикасы икътисадчысы.

Тормышы һәм эшчәнлеге авыл белән бәйле шәхесләр:

Г.К.Вахит – драматург, ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Яңа алан” колхозы партоешма секретаре (1951–1955 елларда);

С.Х.Алишев – тарихчы, тарих фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, мәктәп директоры (1951–1960 елларда).

Халык саны

1782 елда – 73 ир-ат;
1859 елда – 845,
1897 елда – 1399,
1908 елда – 1635,
1920 елда – 1778,
1926 елда – 1843,
1938 елда – 1619,
1949 елда – 1118,
1958 елда – 1000,
1970 елда – 676,
1979 елда – 514,
1989 елда – 394,
2002 елда – 378,
2010 елда – 330,
2017 елда – 358 кеше (татарлар).