И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Рашид Нәҗметдинов. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1912 елның 15 (28) декабре, Актүбә шәһәре – 1974 елның 3 июне, Казан.

К.Нәҗминең энесе.

1919 елдан Казанда яши. Казан педагогика училищесенең физика-математика бүлеген тәмамлый (1940).

Казан (1927, мәктәп балалары арасында; 1930, олылар арасында), РСФСР (1950–1951, 1953, 1957–1958), СССР (1954–1955 – команда беренчелегендә) чемпионы.

РСФСР беренчелекләрендә (1950, көмеш – шашка буенча), шахмат буенча халыкара турнирларда (1954, Бухарест, 2 нче урын; 1961, Ростов-Дон шәһәре, 2–3 нче урыннар; 1964, Баку, 3 нче урын; 1967, Варшава, 3–4 нче урыннар) медальләр ала.

1946 елдан «Спартак» ирекле спорт җәмгыятенең Татарстан советында, 1972 елдан Казан югары спорт осталыгы мәктәбенең шахмат бүлегендә өлкән тренер, бер үк вакытта, 1948 елдан, СССР команда беренчелекләрендә һәм СССР халыклары спартакиадаларында 5 тапкыр җиңүче булган РСФСР җыелма командасында тренер, дөнья чемпионы исеменә М.М.Ботвинник белән матчта М.Н.Тальның секунданты (1960–1961).

Шәкертләре арасында – СССРның спорт осталары В.М.Волошин, Р.А.Габдрахманов, Я.В.Дамский, Н.И.Мөхәммәтҗанов, Ю.Б.Смирнов.

«Шахмат уены» (1953; русча тәрҗемәсе «Шахматы», 1985), «Сайланма партияләр», 1975) китаплары авторы.

Гыйрак шахмат федерациясенең шәрәфле әгъзасы (1971).

Бүләкләре

Медаль, ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Истәлеге

1975 елда 10 нчы Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә аның исеме бирелә. 1988 елда Казанда Нәҗметдинов яшәгән йортка мемориаль такта куела.

1979 елдан Казанда Р.Г.Нәҗметдинов исемендә Бөтенсоюз (Бөтенроссия) балалар шахмат турниры уздырыла.

Әдәбият

Кузнецов В.Г., Мусин Б.М. Шахматные звезды Татарстана. Казань, 2005.